Бүген, шәүвәл аеның 30 көнендә (20 майда) КФУның төп бинасы ишегалдында тантаналы рәвештә мөселман дөньясында беренче басма Коръән - "Казан басмасы" бастырылу вакыйгасын мәңгеләштергән истәлек тактасы ачылды. Элмә тактада татар, рус һәм гарәп телләрендә болай дип язылган: "Биредә 1803 елда мөселманнар тарафыннан Г.Бурашевның Азия басмаханәсендә соңрак "Казан басмасы" буларак танылган Кәлам Шәриф бастырылды. Шул вакыттан Казан дөньяда Коръән дөньяда күпләп бастырылган беренче шәһәргә әверелде".
Чараны олылап Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, мөхтәрәм мөфтиләр - РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөсеманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфыйгулла хәзрәт Аширов, КФУ җитәкчелеге, галимнәр, укытучылар, студентлар, журналистлар һ.б. килде.
Тантананы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде. Ул "әл-Хәшер" ("Җыен") сүрәсеннән 21-24 аятьләр укыды. Сайлап алынган аятьләрдә Аллаһының һәм Аның Китабының бөек көче турында әйтелә һәм кешене тау белән чагыштыру китерелә: әгәр дә Коръән бер тауга иңдерелгән булса һәм аңа кешедәге кебек акыл бирелгән булса, ул Аллаһтан куркудан буйсынган хәлдә ярылыр иде. "Бу мисалларны Без кешеләргә фикерләсеннәр дип китерәбез. Ул - Аллаһ ки, Аннан башка (гыйбадәткә лаек) һичбер илаһ юк..." - диелә, аерым алганда, бу аятьләрдә.
Алга таба Камил хәзрәт җыелган кунакларга мөселман дөньясында киң таралган гыйбарәне искә төшерде: "Коръән Һиҗазда иңгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, Казанда бастырылган" - шул рәвешле итеп ул Коръәнне бастыруның татар халкы һәм мөселман өммәте тарихындагы әһәмиятен ассызыклады.
Рөстәм Нургали улы үз чиратында бүгенге чараны тарихи дип атады һәм Казанда 1803 елда Коръән бастырылу вакыйгасын мәңгеләштерә, диде.
Сәламләү сүзләре белән шулай ук Равил хәзрәт Гайнетдин һәм Әлбир хәзрәт Крганов та чыгыш ясады.
Шунысы игътибарга лаек, Коръәнне бастыру традиияләре Казанда бүген дә дәвам итә: 2017 елда Россиядә беренче тапкыр Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте әзерләгән Коръән басмасы халыкара стандартларга туры килә дип танылды, шуннан соң ул Үзбәкстан, Төркия һәм Белорусиядә дә дөньяга чыкты, ә 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100-еллыгы кысаларында нәзарәт "Казан басмасы" дип исемләнгән компьютер шрифтын эшләде һәм аның нигезендә яңартылган "Казан басмасын" әзерләп бастырды.
ТР Рәисе матбугат хезмәте фотолары