Мәскәү һәм Россия патриархы Кирилл Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә «Россия — ислам дөньясы: Kazanforum» Халыкара икътисади форум көннәрендә күрсәткән кунакчыллык өчен рәхмәт әйтеп хат юллады. Хатта, аерым алганда, болай әйтелә: «Татарстан Республикасында булу ихлас һәм җылы хәтирәләр калдырды. Православлар һәм мөселманнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшы булуына шаһитлек китерәм. Бу, һичшиксез, республиканың үсешенә һәм чәчәк атуына ярдәм итә».
Патриарх Форумда иң олы кунакларның берсе иде, Болгарны һәм Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең ядкәрләре күргәзмәсен барып күрде. Казанда патриарх Кирилл һәм мөфти Камил хәзрәт очрашу үткәрделәр.