Бүген, зөлкагъдә аеның 11нче көнендә (31нче майда), Татарстан мөфтиятендә катнаш форматта (оф-лайн һәм он-лайн) дини белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Аның эшендә Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Гаяз Әхмәтшин, Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов, Татарстан мөфтияте карамагында эшләүче белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин Татарстанның ислам югары уку йортлары һәм мәдрәсә җитәкчеләренә татар өммәте ихтыяҗлары өчен яшь кадрларны тәрбияләү һәм республикада мөселман мәгарифе системасын үстерү буенча актив эш алып барулары өчен рәхмәтен белдерде.
Утырыш барышында шәкертләрне һәм мөгаллимнәрне социаль тәэмин итү, шулай ук белем бирү процессын тормышка ашыру өчен иганәчеләр ярдәмендә өстәмә финанслар җәлеп итү мәсьәләләре каралды.
Аерым алганда, җыелышта катнашучылар Татарстан мөселман мәгариф оешмаларына заманча һәркем файдалана алырлык система (сервис) булдыру проектын гамәлгә ашыру мөмкинлеге хакында фикер алышты.
Татарстанда бүгенге көндә 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе эшли, аларда 220 укытучы эшли һәм 4000нән артык шәкерт укый. Моннан тыш, ел саен республикада мәчет каршындагы курсларда 30 меңгә якын кеше белем ала. 1500дән артык мөгаллим аларга ислам нигезләре буенча белем бирә. Барлык дини уку йортлары да үз эшчәнлеген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән лицензия нигезендә алып бара.