РИИ һәм Диния Нәзарәте методикасы буенча яңа ITS халыкара биржасында беренче ислам индексы эшләнәчәк

09 июнь 2023 ел 15:09
РИИ һәм Диния Нәзарәте методикасы буенча яңа ITS халыкара биржасында беренче ислам индексы эшләнәчәк

Бүген Астанада Astana Finance Day халыкара конференциясендә дөнья күләмендә финанс хезмәтләр күрсәтүче яңа ITS Халыкара биржасы һәм Урта Азиядә беренче ислам индексы эшли башлавын хәбәр иттеләр. Шул рәвешле, әлеге индекска кергән барлык кыйммәтле кәгазьләр хәләл стандартларына туры килү-килмәүгә тикшереләчәк. Казахстан медиаресурслары индексның эшләвен Урта Азия һәм аннан читтә төбәкләрдә финанс хезмәтләрнең яңа чорын башлап җибәрәчәк, дип бәяләде.

Шунысы әһәмиятле: проект Россия ислам институтында эшләнгән һәм Татарстан Диния Нәзарәте тарафыннан аккредитацияләнгән методология нигезендә, шулай ук Татарстанның Sahih Invest компаниясе белгечләрен җәлеп итеп тормышка ашырыла.

Sahih Invest – ул кыйммәтле кәгазьләрнең шәригать таләпләренә туры килү-килмәвен билгеләүче мобиль кушымта. Сервис автоматик рәвештә биржадагы компанияләргә РИИда эшләнгән методология буенча анализ ясый һәм 2022 елдан бирле ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең даими эчке һәм тышкы шәригать күзәтчелегендә эшли. Аудитны нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек белгече, ислам фәннәре докторы Идрис хәзрәт Киёмов башкара.  

Татарстанның Sahih Invest компаниясе ITS-та кыйммәтле кәгазьләрне тикшереп торачак һәм реаль вакыт режимында аларның шәригать стандартларына туры килүе хакында мәгълүматны API аша биреп торачак. Болай итү өзлексез рәвештә теләсә кайсы финанс оешма белән элемтәгә кереп, ислам инвестицион продуктларын шәригать таләпләре буенча чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана