Бүген, 22нче июньдә, илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башлануын искә төшерүче Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. 82 ел элек кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш башланган көнне искә алып, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Казанның Җиңү паркында дан мемориалы колоннадасының мәңгелек уты янында сугышта һәлак булган сугышчыларны һәм корбаннарны искә алды. Дини оешмалар җитәкчеләре илебезгә һәм республикабызга тынычлык һәм иминлек теләде.
Татарстан мәчетләрендә бүген сугыш батырлары һәм корбаннары рухына җәмәгать белән дога кылдылар.