Зөлхиҗҗә аеның 14нче көнендә (2нче июльдә), Арча районы Яңа Кенәр авылында беренче тапкыр мөселман яшьләре спардакиадасы узды. Катнашучыларны Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Арча районы имам-мөхтәсибе урынбасары Айдар хәзрәт Сафиуллин сәламләде.
Спорт мәйданнарында командалар мини футбол, бадминтон, турникта тартылу, кул көрәше, бау тартышу, викторинада көч сынашты. Чарада кечкенә балалар өчен уеннар да оештырылды.
Спартакиада 6 команда катнашында оештырылды. Спорт ярышларында Арча, Яңа Кенәр, Саба, Алабуга, Казан командалары көч сынашты. Командалар арасында өч җиңүче билгеләнде. Беренче урынны – Киндери, икенче урынны – Арча, өченче урынны Яңа Кенәр командасы яулады.