Бүген, зөлхиҗҗә аеның 19нчы көнендә (7нче июльдә), Буа районы Яңа Тинчәле авылы “Рәүф” мәчетенә 15 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар уза. Район мөселманнарының һәм җирле халыкның сөенечен бүлешергә күпләгән кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дин әһелләре кайтты. Әйтергә кирәк, әлеге авылда ике мәчет эшли: икенче мәхәллә мәчете – 2000нче елда, “Рәүф” мәчете 2008нче елда төзелә.
Бүген “Рәүф” мәчете ачылып эшли башлауга 15 ел тулу зурлап билгеләп үтелә. Әйтергә кирәк, 2023нче елның февралендә Яңа Тинчәле авылы “Рәүф” мәчете яңартылып, кабат үз ишекләрен ачты. “Рәүф” исемен йөрткән Аллаһ йортына капиталь ремонт шушы авылда туып үскән, Республика Финанс министры Радик Гайзатуллин ярдәме белән үткәрелде. Моннан 15 ел элек тә мәчет Радик Рәүф улының тәкъдиме һәм матди ярдәме белән салынып ачыла.
Иртәдән рәсми тантана башланыр алдыннан ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан мөфтие Камил хәзрәткә авылда яңартылган чишмәне күрсәтте, аны торгызу, әйләнә-тирәсен ямьләндерү, чишмә суыннан файдалану өчен уңайлы мөмкинлекләр тудырылу турында сөйләп үтте.
Аннары җитәкчеләр Яңа Тинчәле авылының “Бердәмлек” паркын, авыл мәктәбен, авыл мәдәният йортын һәм “Рәүф” мәчетен карады. Мәчетнең 15 еллыгы уңаеннан төп тантана авыл халкы үтенечен исәпкә алып, көн кызу булу сәбәпле, мәдәният йорты бинасында үткәрелде. Ул Буа районы имам-мөхтәсибе, Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Илмир хәзрәт Хәсәнов башкаруында Коръән аятьләре уку һәм дога уку белән башланып китте.
Аннары тәбрикләү сүзләре белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул Буа районыннан чыккан күренекле дин эшлеклесе Нургали Хәсәновны искә төшереп, аның остазы, дусты Зәйнулла ишан Рәсүлевның нәсыйхәтләрен җиткерде.
– Бер Казан фабрикасының хуҗасы Зәйнулла ишан белән сөйләшеп барганда, болай ди: “Сез мәчет, мәдрәсә ачасыз, һәрвакыт дин турында сөйлисез, әмма халык барыбер яхшыга үзгәрми, җәмгыятьтә начар кешеләр бар”. Шуннан соң Зәйнулла Рәсүлев пычрак күлләвектә уйнап утырган кечкенә малайга күрсәтеп, аңа җавап кайтара: “Син дә, атаң да, бабаң да – сабын җитештерүчеләр. Инде өч буын сабын ясыйсыз. Ә ник соң алайса бу малай – пычрак?” “Ничек пычрак булмасын, миңа килмәгәч, сабын алмагач, тәһарәтләнмәгәч ул чиста була алмый!” – дип гаҗәпләнә бай. “Менә син үзең үз соравыңа җавап бирдең дә инде. Мәчетләр, мәдрәсәләр – чиста чишмә сыман. Әгәр кеше чишмәгә килмәсә, тәһарәтләнмәсә, ул чиста була алмый”, – дигән Зәйнулла ишан. Аннары чираттагы сорау бирелә: “Намаз укырга вакытым юк. Шундый заман килде, акчаң булса, син кеше, акчаң булмаса беркем игътибар итми. Бөтен әйбер акчага, килешәсеңме, юкмы, Зәйнулла хәзрәт?” “Акчага син күп кешеләрне эшләтә аласың, әмма дуслыкны сатып ала алмыйсың. Акчага зур сарайлар төзи аласың, ләкин тынычлыкны сатып ала алмыйсың. Акчага иң йомшак мендәрләр, караватлар сатып ала аласың, әмма йокыны сатып ала алмыйсың. Акчага иң тәмле ризыклар сатып ала аласың, ләкин аппетитны сатып ала алмыйсың. Акчага кыйммәт дарулар сатып ала аласың, ләкин шифаны сатып ала алмыйсың. Хәзер инде үзең җавап бир, бөтенесе дә акчагамы, юкмы?” – дигән ул.
Камил хәзрәт шулай ук мәчет салуның фазыйләтләрен искә төшереп, хәдис китерде: “Кем дә кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет салса (төзесә), Аллаһы Тәгалә шундый ук сыйфатта бу кешегә Җәннәттә йорт бүләк итәр”. Димәк, Җәннәттә йорт телисең икән, мәчетләребез сыйфатлы булырга тиеш дип, бу мәчетнең халкыбызга файдалы булуын, чиста чишмә сыман хезмәт итүен теләде.
Алга таба тәбрикләү сүзләрен шулай ук Буа районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, Казан шәһәре Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин нәсыйхәт сүзләрен ирештерде. Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзев һәм Марат Галимов, төбәкара бәйгеләрдә җиңүчеләр мөнәҗәтләр башкарды.