Бисмилләһир-Рахмәнир-рахим.
Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Мөхтәрәм дин кардәшләрем!
Бүген кояш баеганнан соң Мөхәррам аеның беренче көне керә, ә бу исә мөселман календарендә чираттагы ел башлана дигән сүз. Димәк, без Һиҗри исәп буенча 1445нче елга аяк басачак.
Мөселманнар бу көнне бәйрәм буларак билгеләп үтмиләр, әмма ислам календаре өчен хисап башы булган вакыйгаларга зур ихтирам белән карыйлар һәм аның сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд ﷺ тормышында, ислам тарихында, бар кешелек дөньясы өчен зур әһәмияткә ия булуын истә тоталар. Шул рәвешле, мөселман календаре буенча 1445 ел элек (милади буенча - 622нче елда) һиҗрәт кылу вакыйгасы була, ягъни мөселман җәмәгате Аллаһның Илчесе ﷺ җитәкчелегендә Мәккәдән Мәдинәгә күчә. Пәйгамбәребез ﷺ һәм аның сәхабәләрен һиҗрәт кылырга (күченергә) мөшрикләрнең эзәрлекләүләре, кыерсытулары, мәрхәмәтсез җәбер-золымнары мәҗбүр иткән. Ирекле рәвештә, бернинди чикләүләрсез, тыюларсыз һәм ачыктан-ачык хак динне – исламны тотуны ният итеп һәм Бер Аллаһ ризалыгын гына өмет итеп мөселманнар үзләренең йортларын, мал-мөлкәтләрен, туган җирләрен ташлап чыгып китә.
Һиҗрәт – мөселманнар өчен генә түгел, ә бар кешелек дөньясы өчен бер сабак булып тора. Беренче чиратта, ул төрле дин вәкилләре арасында уңай мөнәсәбәтләр урнаштыру үрнәген күрсәтә – мөселманнар, Мәдинәгә килеп, җирле яһүдләр һәм мөселман булмаган башка кабиләләр белән мәшһүр Мәдинә килешүен имзалый. Бу килешүдә үзара гадел мөнәсәбәтләр алып бару билгеләнә, анда диненә һәм нинди кабиләдән булуына карамастан, барлык кешеләрнең дә тыныч тормышта, иминлектә яшәргә тиешлеге әйтелә. Икенчедән, Пәйгамбәрне ﷺ һәм аның сәхабәләрен каршы алган мөселманнар үзләренең фидакарьлеге белән тарихка кереп кала. Алар һиҗрәт кылучыларны куанып каршы ала, кайгыртучанлык күрсәтә, күченеп килергә мәҗбүр булган кардәшләрне үз өйләренә кабул итә һәм ашау-эчүдән калдырмый. Һиҗрәт вакыйгасыннан мөселманнар алырга тиеш булган тагын бер мөһим дәрес – ул сабырлык. Пәйгамбәребезнең ﷺ беренче сәхабәләрен искиткеч түземле булу, авырлыклар һәм сынаулар каршында сыгылмау кебек сыйфатлар аерып торган. Бөек китабыбыз Коръәндә Раббыбыз аларның тәкъвалык дәрәҗәләрен билгеләп, әҗер-савапларга ия булулары турында әйтә:
وَالَّذِينَ هَاجَرُوا فِي اللَّهِ مِن بَعْدِ مَا ظُلِمُوا لَنُبَوِّئَنَّهُمْ فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَلَأَجْرُ الْآخِرَةِ أَكْبَرُ لَوْ كَانُوا يَعْلَمُونَ
“[Мөшрикләр тарафыннан] Золым күргәннән соң, Аллаһ хакына [туган якларын калдырып, Ислам динендә тыныч яши алырлык җирләргә] һиҗрәт итүчеләрне Без дөньяда [Мәдинәи Мөнәүвәрә кебек] бик күркәм бер урынга урнаштырачакбыз. Ахирәт әҗере исә [дөньяда бирелгән нигъмәтләрдән] артыграк. Әгәр алар белсәләр иде!” (“Ән-Нәхл” (Бал кортлары) сүрәсе, 41нче аять).
Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ һәм аның хак сәхабәләренә Аллаһ Раббыбызның рәхмәте ирешүен телим!
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин