Фәләстинның Фәтвалар шурасы рәисе Татарстан мөфтиенә һәм Казан казыена иҗазәтләр тапшырды

20 июль 2023 ел 17:17
Фәләстинның Фәтвалар шурасы рәисе Татарстан мөфтиенә һәм Казан казыена иҗазәтләр тапшырды

Бүген, Мөхәррам аеның 2нче көнендә (20нче июльдә), Нәзарәткә зур кунак – Фәләстинның Фәтвалар шурасы рәисе, шәригать фәннәре докторы Мәшһүр Фәваз килде. Биредә аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан казые, Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков каршы алды. 

Шәех Казанга танышу өчен килде һәм кичә мөфти хәзрәт белән бергә Болгар ислам академиясендә булырга, академиянең ректоры Фәрхәт Хөснетдинов белән әңгәмә корырга, ә бүген – “Хозур” нәшрият йортын күреп өлгерде. 

Татарстан мөфтиятендә шәех Россиядә ислам һәм татар халкы тарихы, татар дини мирасы, мөфтиятнең киңкырлы эшчәнлеге һәм Нәзарәтнең ислам мәгарифе, Коръәнне өйрәнү һәм Коръән бастыру, китаплар нәшер итү, фәтвалар чыгару, хәйриячелек һ.б. өлкәләрдәге соңгы казанышлары белән танышты.

Очрашу барышында Мәшһүр Фәваз Камил хәзрәткә һәм Булат хәзрәткә Хәсән бин Аммар Әш-Шурунбулялиның “Нур әл Идах” һәм аның шәрехе “Мәрәкыйль Фәлах” китаплары буенча иҗазәтләр (укыту хокукы бирүче таныклык) тапшырды. Мөфти һәм казый шәехта белем алу курсын үтте. Иҗазәттә күрсәтелгәнчә, галимнәр чылбыры (укытучы-укучы-укытучы) Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ﷺ кадәр тоташа.

Очрашу ахырында Камил хәзрәт һәм шәйх Мәшһүр истәлекле бүләкләр алышты. 

Шәйх Мәшһүр Фәваз – шәригать фәннәре докторы, Фәләстинның Фәтвалар шурасы рәисе, Умм-әл-Фәхмдә Имамнар берлеге рәисе. Әл-Ярмук Иордания университетын тәмамлаган (ислам хокукы буенча бакалавр һәм магистр дәрәҗәсе). “Әл-Әзһәр” (Мисыр) университетында “Фикһ әс-сөннәт” китабына анализ” темасына докторлык диссертациясе яклаган. Күп санлы хезмәтләр һәм тикшеренүләр авторы, мәсәлән, “Ислам булмаган дәүләтләрдә банкта акча саклау һәм кредит счетларын куллану”, “Мирасны бүлүне һәм васыятьләрне үтәүне аңлауда җиңеләйтелгән вариант”, “Фикһның кышкы чор белән бәйле нигезләмәләре” һ.б.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана