“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә кабул итү имтиханнары башланды

01 август 2023 ел 14:05
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә кабул итү имтиханнары башланды

Бүген, Мөхәррам аеның 14нче көнендә (1нче августта), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә көндезге уку бүлегенә укырга керү өчен документлар тапшырган абитуриентларның имтиханнары башланды. Беренче булып алар рус теленнән тест эшләде. Бу төр имтиханга рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы яки Төп дәүләт имтиханының гамәлдә булу вакыты чыгучылар килде. Болар исә якынча барлык абитуриентларның яртысын тәшкил итә.

Гомумән алганда, быел мәдрәсәгә көндезге бүлеккә 150 егет һәм 170 хатын-кыз документлар тапшырды. Шулар арасыннан беренче курска 30 егет һәм 30 кыз кабул ителәчәк. Димәк, бер урынга якынча 5 кеше дәгъва кыла дигән сүз. Чираттагы имтиханнар 3-4нче августта. Әңгәмә вакытында шәкертләрнең татар телен белү дәрәҗәсе дә тикшерелә.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, абитуриентларның яртысы Татарстаннан булса, калганнары Россиянең төрле төбәкләреннән. Булачак шәкертләргә зур таләпләр куела: алар, документлар тапшырудан тыш, Коръән китабын оригиналдан (ягъни гарәп хәрефләре белән) укый белергә, җирле мәчеттән, мөхтәсибәттән яки мөфтияттән юнәлеш алып килергә тиеш. Мәдрәсәне тәмамлаучылар киләчәктә имам-хатыйблар, мөгаллим-мөгаллимәләр, тәрҗемәчеләр булып хезмәт итәчәк. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе Татарстанда дин әһелләре һәм дини оешмаларга хезмәткәрләр әзерләүче кадрлар үзәге булып тора. Аны тәмамлаучылар мәчетләрдә, мәгърифәт үзәкләрендә, мәчет каршындагы курсларда, дини идарәләрдә, мәгариф учреждениеләрендә эшли. 1990нчы еллардан алып бүгенге көндә кадәр “Мөхәммәдия”дә ике меңнән артык шәкерт белем алып чыкты.

Искәртеп узабыз, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә читтән торып уку бүлегенә документлар 5нче августка кадәр, кичке бүлеккә 8нче сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана