"Кол Шәриф" мәчетендә яздырылган бию видеосы мөнәсәбәте белән рәсми мөрәҗәгать

12 август 2023 ел 14:43
"Кол Шәриф" мәчетендә яздырылган бию видеосы мөнәсәбәте белән рәсми мөрәҗәгать

Мөхтәрәм дин кардәшләр, милләттәшләр, татарстанлылар, республика кунаклары!

Шушы көннәрдә "Кол Шәрифтә" үкенечле вакыйга булды - Казанга кунакка килгән туташ мәчеткә кереп үзенең биегәнен видеога яздыра һәм аны социаль челтәрләрдә тарата. Видеосы хакында сөйләгәндә, ул үзенең шатлыгын һәм горурлыгын тыя алмый: янәсе, аның биюен башка пабликларда чыгарганнар һәм шуның белән ул танылды. 

Татар халкы һәм Казан шәһәре кунакчыллык һәм толерант булуы белән билгеле, әмма үз динен һәм гореф-гадәтләрен тирән хөрмәт итә. "Кол Шәриф" татар тарихы һәм мәдәниятенең чагылышы булып тора, ул - татарның йөзек кашы, бәгыре, борынгы бабаларыбызның хәтере, шуңа күрә мәчет берьюлы музей булып та хезмәт итә. Ул Казан ханлыгының атаклы мәчете урынында салынды һәм татарның соңгы имам-сәете исеме белән аталды. "Кол Шәриф" халыктан җыелган акчага 10 ел буе төзелә. Шуңа күрә анда әдәпсезлек кыланышлары бөтен дөнья буйлап сибелгән миллионлаган татарларның хисләрен һәм хәтерен рәнҗетә.

Мәчет - ул Аллаһ йорты, гыйбадәт кылу, рухи чистарыну һәм әхлаклылык урыны, ә андагы көлеш һәм бию ише күңел ачулар динне һәм иманны кимсетә, мөселманнарга гыйбадәт кылырга комачаулый! "Бәкара" сүрәсенең 114 аятендә болай диелә: "Аллаһның мәчетләрендә Аның исемен искә алуны комачаулаучыдан һәм аларны җимерергә тырышучыдан да залимрәк кеше була аламы?! Андыйларга анда (мәчетләргә) курку белән генә керү тиеш иде. Аларга - дөньяда хурлык, Ахирәттә исә бик зур газап булачак".

Мондый кыланыш махсус хәрби операция шартларында да мыскыллау белән тиң: солдатларыбыз, шул исәптә мөселманнар да, безнең тыныч-имин тормыш хакына кан түккән көннәрдә бию биюләр һәм хайп ясау бөтенләй урынсыз булып тора. Солдатлар хәрби кырларда безнең рухи кыйммәтләр, гомумкешелек әхлакый кагыйдәләр өчен көрәшә! "Кол Шәриф"тә һәм Татарстанның башка мәчетләрендә мәхәлләләр алар өчен дога кыла, гуманитар йөкләр җибәрү өчен акча җыя, терәкне белдерү өчен хәрби частьләргә йөри... Бөек Ватан сугышы тарихыннан да совет халкының, яшенә, милләтенә һәм диненә карамыйча, шул исәптә яшь егет-кызлар да солдатларга фронтта һәм тылда ярдәм итәргә омтылганы мәгълүм, алар көчләреннән килгәнчә җиңүгә үзләреннән өлеш керткән. Хәзерге яшьләрне шушы эшкә актив җәлеп итәргә, аларга Ватанның тарихы, Аллаһка иман китерү һәм әхлак турында сөйләргә кирәк.

Кызганыч ки, күптән түгел Тверь өлкәсенең бер чиркәвендә дә балигълыкка ирешмәгән яшьләр бию биегәннәре өчен җирле Прокуратура һәм тикшерү органнары тикшерүләр башлаган. Татарстан Диния Нәзарәте мондый гамәлләрне, аеруча "Кол Шәрифтә" биегән блогерны кискен рәвештә гаепли һәм аның кыланышын "алкышлаган" кешеләрне дә акылга һәм намуска килергә чакыра, чөнки сүз һәм фикер иреге чиксез була алмый һәм изге төшенчәләрне һәм җирләрне мәсхәрәләүгә юл ачарга тиеш түгел.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, "Кол Шәриф" мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана