Татарстан мөфтие кайгы уртаклаша

15 август 2023 ел 07:58
Татарстан мөфтие кайгы уртаклаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния Нәзарәте коллективы, республика имамнары һәм мөселманнары исеменнән, ягулык станциясендә шартлау сәбәпле, кардәш Дагыстан халкының тирән кайгысын уртаклаша. 

"Якыннарын һәм туганнарын югалтканнарның ачы кайгысын уртаклашам. Татарстан мөселманнары аларга бу фаҗигане кичерергә рухи көч һәм ныклык тели. Догаларыбыз моның иң яхшы чагылышы булыр: Раббыбыз һәлак булганнарның гөнаһларын ярлыкасын, рәхим-шәфкатеннән ташламасын, шулай ук аларның якыннарына бу авыр сынауны кичерерлек сабырлык бирсен! Шушы афәттә зыян күрүчеләргә дә Аллаһ шифасын бирсен, тизрәк савыксын дип телим", - дип язды хәзрәт үзенең рәсми телеграм-каналында.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы