Бүген, Мөхәррам 29нчы көнендә (16нчы августта), Нәзарәттә XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы ачылды. Ул бер атна дәвамында Шәһре Болгар җирлегендә, палаткалар шәһәрчегендә 16-23нче август көннәрендә үткәрелә. Җыен мөселманнар арасында хәйрия эшчәнлегенә багышлап уздырыла. Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды белән берлектә оештыра.
Әйтергә кирәк, быелгы җыенга Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә яшьләр килде: аның эшендә Индонезия, Мисыр, Англия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кырым, Башкортостан, Кабарда-Балкар (Нальчик), Чувашстан һәм Татарстан республикалары, Пермь крае, Мәскәү, Әстерхан, Владикавказ, Свердловск өлкәләре, Ижау, Йошкар-Ола, Самара һәм Ханты-Манси шәһәрләреннән 18-30 яшьлек 130 мөселман катнаша.
Форумның төп максаты – яшьләрнең башлангычларына үсәргә мөмкинлек бирүче мохит тудыру, мөселман яшьләренә тормышта үз-үзен табарга ярдәм итү, рухи дөньяны баету. Мөселман яшьләре белем алу, иҗади һәм гамәли чаралар аша үзләре уйлап тапкан яңа социаль проектларны тормышка ашырырга өйрәнәчәк.
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов төрле илләрдән һәм Россия төбәкләреннән иң актив, битараф булмаган, аралашучан мөселман яшьләре җыелуын билгеләп үтте. “Сез бар күңелегез белән динебез һәм өммәт тормышы өчен янып яшисез. Сезнең шушы потенциалыгызны динебез һәм өммәтебез өчен файдаланырга кирәк. Шуның өчен без сезне монда җыйдык та инде”, - дип Илфар хәзрәт Ислам тарихында иң бөек казанышлар артында яшьләр торганын искә төшерде.
Мисал өчен, үзенең мәшһүр "Сахих әл-Бохари" хәдисләр җыентыгын туплауга бөек имам Бохари 23 яшендә керешә, ә хәлифләр Әбү Бәкер һәм Гомәр радыйаллаһу ганһумә Коръәннең беренче тулы язма нөсхәсен туплауны 21 яшьлек Зәед ибне Сабиткә тапшыра, — диде Илфар хәзрәт һәм яшьләрнең аерым игътибарын Пәйгамбәребезнең ﷺ сәркатибе Зәед ибне Сабит тарафыннан Коръәннең беренче тулы язма нөсхәсен төзү тарихына юнәлтте. “Зәед ибне Сабит радыйаллаһу ганһ аның вафатыннан соң Коръәнне бер китап итеп җыйнарга кирәклегендә шикләнә, чөнки ул Аллаһ Китабын кешеләр яттан белергә һәм ул йөрәкләрдә сакланырга тиеш, ә аны язу өммәтнең бу гыйлемен киметәчәк, дигән фикердә тора. Чыннан да, мүсхәфләр бүген күп, әмма кешеләрнең йөрәкләрендә Коръән әз", - дип мөрәҗәгать итте хәзрәт яшьләргә. Ул Зәед ибне Сабитның Коръәннең беренче нөсхәсен язуга нинди шартлар куйганын хәбәр итә: аятьләр ятланган, каядыр язылган, шулай ук аларның Пәйгамбәребездән ﷺ алып язылганы хакында ике шаһит булырга тиеш булган.
Сезнең дә, әгәр проектларыгыз уңышлы һәм бәрәкәтле булсын дип теләсәгез, ниятегез дөрес булырга тиеш: һәр эшне Аллаһ ризалыгы өчен башкарырга кирәк.
Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова мөселман яшьләре форумы үткәрү башлангычларын хуплаганы һәм аңа күпләгән остазлар һәм спикерларны җәлеп иткәне өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул форумның үсештә булуын, быелгы форумга иң яхшы 100 идея авторы сайлап алынуы хакында искәртте.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбарәкшин яшьләрнең форумга җыелып проектлар өстендә эшләвен хуплады, ул алган белемнәрне тормышта нәтиҗәле кулланырга чакырды, Татарстан социаль проектлауны тормышка ашыруда әйдәп баручы төбәкләрнең берсе булуын әйтте.
КФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү Ресурс үзәге эксперты Антон Дыганов социаль проектлау мәсьәләләренә игътибар бирелгәне өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләрен белдерде, ул хәзерге заманда кешеләр белән эшләүнең, социаль тәрбия алып баруның, җәмгыять үсешенә өлеш кертүнең мөһим булуын билгеләп үтте.
“Әлеге форумда калебләрегезне иман, белем һәм мәхәббәт белән тулыландырыгыз!” – дип изге теләген юллады Аджал Буфкеран фонды (Марокко) профессоры шәех Абдуррәхим Ләкрим.
Мисырдан (Каһирә шәһәре) килгән Мәхмүд Байуми форумда быел икенче тапкыр катнаша. Ул Казан энергетика университетында белем ала, форум турында дуслары аша ишетеп белгән, узган елны аның проекты җиденче урын алган. Хәләл мобиль кушымда өстендә “айтишниклар” әле дә эш алып баруын дәвам итә. Ул Россиядә социаль проектлар өстендә эшләү өчен мөмкинлекләр зур булуын, ярдәм зур булуы хакында белдерде.
Ханты-Манси шәһәреннән Җәмигъ мәчете имамы Гадел хәзрәт Хәлиуллин җитәкчелегендә 4 кеше килгән. Алар Татарстан мөфтияте үрнәгендә мөселман хәрәкәтен оештырып җибәргән. XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы турында Себердә яшәүче кардәшләребез социаль челтәрләр аша танышып белгән, алар беренче тапкыр катнаша. Гадел хәзрәт тәкъдим итәргә теләгән проект мөселман яшьләре өчен генә түгел, Ханты-Манси шәһәре югары уку йортларында белем алучы яшьләр өчен атап төзелгән. Ул барлык яшьләр өчен хәзерге актуаль мәсьәләләр буенча утырып сөйләшү өчен мәйданчык – дискуссион клуб оештыруны үз эченә ала. Әлеге әңгәмәләрне социаль челтәрләр аша трансляцияләргә ниятлиләр.
Балтач районыннан Алсу Әсәдуллина форумга дүртенче тапкыр килгән. Аның җитәкчелегендәге команда узган елгы форумда “41 чишмә: Чапшар авылының тарих һәм мәдәни мирас музее” дип аталган проект белән грант откан иде. Аларның башлангычы авыл тарихы белән бәйле: кайчандыр бу авылда 41 чишмә булган. Проект исеменнән күренгәнчә, алар элеккеге клуб бинасында авыл музее төзергә һәм бу мәйданчыкта яшьләр өчен кызыклы чаралар үткәрергә җыеналар. Проект авторлары авылда яшәүче олы кешеләрдән тарихны саклап калу өчен интервьюлар алган, грант акчасына җиһазлар сатып алган һәм хәзер булачак музей бинасына ремонт үткәрү өчен әзерлек эшләре алып барыла. Музейда шулай ук ислам мәдәнияте белән бәйле экспонатлар урын алачак.
2019 елдан бирле форумда катнашу дәверендә дөрес ният булдыру һәм команда белән эшләү тәҗрибәсе туплау турында Казаннан катнашучы Ясир хәзрәт тә билгеләп үтте. Ул быел тәкъдим итәчәк социаль проект өлкән яшьтәге, мохтаҗ бабайларның өенә килеп чәчләрен бушлай алуны күздә тота.
Белешмә. Форум Россия өммәте файдасына социаль проектлар булдыру һәм гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр мәйданчыгы булачак. Ягъни биредә яшь мөселманнарны социаль стартапларны гамәлгә ашыруның төрле этапларында аларны тулысынча калыпларга өйрәтәчәкләр: бу идеяләр яки грант алу конкурсларында катнашырлык әзер проектлар булырга мөмкин. Форумда аларны камилләштерәчәкләр һәм федераль грантлар конкурсында катнашырлык дәрәҗәгә җиткерәчәкләр. Форумда катнашучылар стартапларны гамәлгә ашыру буенча танылган белгечләрдән мастер-класслар һәм консультацияләр алачак. Моннан тыш, форум нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар сайлап алыначак.
Социаль проект дип билгеле бер төркемнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект санала. Аның тагын бер үзенчәлеге – социаль проект белән бәйле хезмәтләрдән бушлай файдалана алуда. Бер проектны, иң аз дигәндә – бер, иң күбе өч кеше тормышка ашыра ала.
Форум программасында шулай ук дини юнәлештә белем эстәү, фәнни-танып белү өчен лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар, TED һәм диспутлар, квестлар, кинозал һәм китап клубы, походлар һәм экскурсияләр каралган. Җыенда төп спикер Марокко шәһәреннән ETABLISSEMENT AJIAL BOUFEKRANE фонды остазы шейх Абдеррәхим Ләкрим булачак.