XVI Мунчәли укуларында танылган хәзрәтләрнең вәгазьләре яңгыраячак

18 август 2023 ел 09:00
XVI Мунчәли укуларында танылган хәзрәтләрнең вәгазьләре яңгыраячак

Сафәр аеның 3нче көнендә (19нчы августта) Чүпрәле районында XVI Мунчәли укулары узачак. Быелгы укуларның төп темасы “Милли гореф-гадәтләрнең киләчәге балалар һәм оныклар кулында” дип исемләнгән. Әлеге чарага республикабыздан һәм күрше төбәкләрдән: Чувашия Республикасы, Ульян, Мордовия, Пенза, Самара, Нижгар өлкәләреннән күренекле дин әһелләре, галимнәр, танылган җәмәгать эшлеклеләре чакырылган. Шулай ук Чүпрәле районының мәчет-мәхәлләләреннән имамнар, мөслимәләр киләчәк.

Мунчәли укулары барышында сәг. 10.00-дән 12.00-гә кадәр Дини җыен үткәрелә. Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның баш казые Җәлил хазрәт Фазлыев, Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншинның вәгазьләре, үгет-нәсыйхәтләре яңгыраячак.

Чүпрәле мөхтәсибәте дини җыенга үз өлешен кертеп, мәчет каршындагы курсларга йөрүче балаларның чыгышларын тәкъдим итәчәк. Алар Коръән сүрәләре укыячак, дини шигырьләр, мөнәҗәтләр башкарачак, догалар укыячак. Программаны Мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия ханым Шәрәфетдинова әзерли.

Көн дәвамында махсус чатырларда тамбурлы чигү, читек эшләү, милли орнаментлар белән күн әйберләре эшләү, шәҗәрәләр ясау, дизайн-проектлар эшләү, нәсел тарихларыннан китап язу буенча остаханәләр эшләячәк. Мастер-классларны Казан шәһәреннән килгән махсус белгечләр алып барачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Мунчәли укулары Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана