“Зәкят” хәйрия фонды ветераннарга хәйрия ашы өләште һәм мохтаҗ гаиләләрне азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итте

23 август 2023 ел 17:54
“Зәкят” хәйрия фонды ветераннарга хәйрия ашы өләште һәм мохтаҗ гаиләләрне азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итте

Бүген, сафәр аеның 7нче көнендә (23нче августта), “Зәкят” фонды хезмәткәрләре Казан шәһәре Имәнлек урамында урнашкан Ветераннар йортында булды һәм илледән артык өлкән кешене кайнар пылау белән сыйлады. Төшке аш белән физик мөмкинлекләре чикле булган, сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннары, тыл хезмәтчәннәре һ.б. тәэмин ителде. Хәйрия ашы һәр атнаны чәршәмбе көнне үткәрелә.

Өйләдән соң “Зәкят” хәйрия фонды Казанның 60 мохтаҗ гаиләсенә азык-төлек җыелмалары таратты. Хәйрия фондыннан әлеге ярдәмне бер ялгызы балалар үстерүче аналар, күп балалы гаиләләр, ялгыз пенсионерлар, авыру мохтаҗлар, инвалид бала тәрбияләүчеләр алды. Һәр азык-төлек җыелмасына он, ярмалар, көнбагыш мае, шикәр, тушенка, макарон һәм чәй кебек иң кирәкле ризыклар кертелгән.

Фонд тарафыннан азык-төлек җыелмалары дин кардәшләребез күрсәткән сәдакалар, битараф булмаган кешеләрнең матди ярдәмнәре белән әзерләнде. Мохтаҗларны һәм инвалидларны сөендерү алдагы атналарда да дәвам итәчәк.

Бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасына 2202 2021 3911 9295 (Зиля Ириковна И. – “Зәкят” фонды хезмәткәре) акча җибәрә аласыз.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана