Яңа чишмә мөхтәсибәтендә Мәгърифәт үзәге ачылды

28 август 2023 ел 10:43
Яңа чишмә мөхтәсибәтендә Мәгърифәт үзәге ачылды

Сафәр аеның 10нчы көнендә (26нчы августта), яңа уку елы алдыннан Яңа чишмә районы Әдәмсә (рус. Утяшкино) авылы мәчете янәшәсендә Мәгърифәт үзәге ачылды. Әлеге рәсми ачылыш тантанасында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Яңа чишмә муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов, Яңа чишмә районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Фәгыйзов, Әдәмсә авыл җирлеге советы рәисе Әлмира Нәҗметдинова, Әдәмсә авылының имам-хатыйбы Габдрахман хәзрәт Зөбәйров, әлеге җирлектән чыккан билгеле шәхесләр, дин әһелләре, эшмәкәрләр, авыл халкы катнашты.

Укыту-тәрбия үзәге Габдрахман хәзрәт Зөбәйровның тырышлыгы һәм авыл халкының матди-финанс ярдәме белән сафка басты. Үзәктә берьюлы 50 кеше укый ала. Ул каркас материалларны җыеп төзелгән, бер катлы, 100 квадрат метр. Уку классларыннан тыш, биредә кухня, таһарәт алу бүлмәләре бар.

Үзәк кыска вакыт аралыгында, бер ел эчендә төзелде. Хәзер биредә яңа уку елыннан дин нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен барлык уңайлыклар тудырылган бүлмәләрдә мәчет каршындагы курслар үткәрелә башлаячак. Рамазан аенда авыз ачу мәҗлесләре, төрле дини чаралар, никахлар үткәрү мөмкинлеге бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Яңа чишмә мөхтәсибәтендә 5 Мәгърифәт үзәге эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы