Бүген, сафәр аеның 13нче көнендә (29нчы августта), ll Казан Глобаль яшьләр саммитының икенче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте резиденциясендә зур форумның мөхтәрәм кунаклары булып китте. Халыкара оешма вәкилләре – Бөтендөнья ислам оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директоры (ИСЕСКО) Сәлим бин Мөхәммәд Әлмәлик һәм Бөтендөнья Ислам оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча партнерлык һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Анар Кәримовны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте.
Глобаль Яшьләр саммиты кунаклары Татарстан башкаласына сәфәрдән хис-кичерешләре турында белдерделәр, дини оешмалар, мөфтият, мөселманнар тормышы белән якыннан танышырга теләүләре хакында җиткерделәр.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга Россиягә ислам дине үтеп керү тарихы, Татарстанда ислам мәгарифе, Нәзарәт карамагында эшләүче мөселман дини оешмалары һәм Диния Нәзарәтенең яшьләр сәясәте өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләп узды. Мөфти күп еллар дәвамында алып барылган Коръәнне өйрәнү, мәгърифәтчелек, нәшрият, хәләл сертификатлаштыру, хәйриячелек юнәлешләренә тукталып узды. Ул шулай ук кунакларны Татарстан мөфтиятенең “Хозур ТВ” телеканалы, нәшрият һәм дини мирасны саклау проектлары белән таныштырды, 5 ел дәвамында уңышлы эшләүче мөселман телевидениесен тормышка ашыру, тапшырулар әзерләү, дини китапларны тәрҗемә итү, бастыру һәм электрон китапханә булдыру һ.б. турында сөйләде.
Очрашу истәлеге итеп Бөтендөнья ислам оешмасы кунаклары һәм мөфти бер-берсенә бүләкләр тапшырды.