Татарстан Рәисе Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга РФ Президентының Рәхмәтен тапшырды

29 август 2023 ел 14:21
Татарстан Рәисе Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга РФ Президентының Рәхмәтен тапшырды

Бүген, сафәр аеның 13нче көнендә (29нчы августта), Казан Кремлендә Республика көненә багышлап Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булып узды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләкләр алучылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Ул аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәтен тапшырды. Татарстан мөселманнары башлыгы “Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрүдәге казанышлары өчен” билгеләп үтелде. Әлеге документны РФ Президенты июль ахырында имзалады.

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы чаралары кысаларында Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстан мөфтиятендә фундаменталь проектлар гамәлгә ашырылды: Коръән бастыруның татар традицияләрен торгызу (“Казан басмасы” компьютер шрифты һәм яңартылган мүсхәфе чыгару, XIX – ХХ гасыр башы Россия дин белгечләренең Коръән фәннәрен өйрәнү өлкәсендәге керткән өлешен фәнни тикшерү); “Ибн Фадлан” документаль-нәфис фильмы төшерелде, рус телендә онлайн-мәдрәсә төзелде, татар телен өйрәнү өчен “Без – татарлар!” онлайн платформасы эшләнде, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе өчен 2 яңа корпус төзелде, Татарстанда 14 яңа мәчет, 3 мәгърифәт үзәге, “Ирбис”ның автомобильләргә ягулык салучы станцияләрендә 18 хәләл кафе ачылды, 8 фәнни-гамәли конференция һәм Россия дини мирасы буенча чаралар уздырылды, 80нән артык исемдә китаплар, шул исәптән 16сы – Россия дини мирасы (тәрҗемәләр һәм репринтлар) буенча нәшер ителде, “Хозур ТВ” телеканалы Россиянең 11 төбәгендә күрсәтелә башлады, ислам финанс продуктлары эшләнде – болар хәләл банк картасы һәм ипотека, мохтаҗларга 24 млн сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәтелде; төрле дәрәҗәдәге 15, шул исәптән 1 халыкара Коръән укучылар бәйгесе оештырылды һ.б.

Бүген дәүләт бүләкләрен шулай ук фән, мәгариф һәм спорт, мәдәният һәм рухи өлкә эшлеклеләре, медицина һәм социаль хезмәткәрләр, эре холдинглар һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, судьялар берләшмәсе, прокуратура һәм эчке эшләр органнары вәкилләре, уңышлы идарәчеләр һәм эшкуарлар лаек булды. “Нәкъ менә сезгә – актив һәм битараф булмаган гражданнарга – без халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча төп бурычыбызны хәл иткәндә таянабыз”, – дип өстәде Татарстан Рәисе.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана