Белем көне: “Мөхәммәдия”дә көндезге бүлеккә кабул ителгән 128 шәкерткә студент кенәгәләре тапшырылды

01 сентябрь 2023 ел 11:56
Белем көне: “Мөхәммәдия”дә көндезге бүлеккә кабул ителгән 128 шәкерткә студент кенәгәләре тапшырылды

Бүген, 1нче сентябрь, илебездә зурлап Белем көне билгеләп үтелә. Татарстанда 8 мәдрәсәдә һәм 3 ислам югары уку йортында меңнән артык шәкерт өчен беренче дәресләр башланып китте. 2023-2024нче уку елында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе көндезге бүлеккә күпсанлы укучылар кабул итте: 1нче курска 43 егет һәм 85 кыз укырга керде. Илебездә билгеле иң мәшһүр дини уку йортының бусагасын атлап керүчеләргә бүген остазлар үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерделәр, шәкертләргә хәер-фатыйхаларын биреп, тантаналы рәвештә студент кенәгәләрен тапшырдылар.

Беренче курска шәкертләр Татарстаннан тыш, Россиянең күпләгән өлкә-республикаларыннан килде: Башкортостан, Чувашия, Ингушетия, Мордовия, Удмуртия, Ульяновск, Свердловск, Пенза, Пермь, Төмән, Әстерхан, Киров, Алтайдан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән. Хәзерге вакытта көндезге бүлектә барлыгы 290 шәкерт белем ала.

Укучыларны Татарстан мөфтие һәм “Мөхәммәдия” директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән мәдрәсә җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сәламләде. Ул гыйлем алу юлына басучыларга Аллаһы Тәгалә җәннәт юлын җиңеләйтәчәге турында искә төшерде, ислам динендә белем алуның фазыйләтләре турында аңлатты. Ул шәкертләрне шайтан вәсвәсәсенә иярмәскә, дәресләрне игътибар белән тыңларга, һәр яктан үрнәк булырга өндәде, вакытны бушка уздырмаска, бер-береңә ярдәмләшеп укырга киңәш итте. Рөстәм хәзрәт мәдрәсәдәге эчке тәртип һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып үтте, киенү, үз-үзеңне тоту, итагатьлек, әдәплек сакларга кирәклек турында җиткерде, җәмгыять өчен яхшы әзерлекле, көтеп алынган шәхесләр булып әзерләнү өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтте.

Күп еллар дәвамында мәдрәсәдә тупланган күркәм тәҗрибә, традицияләр, уку барышын оештыру, нәтиҗәле рәвештә белем алуны һәм ялны оештыру буенча киңәшләрне шулай ук укытучылардан Наил хәзрәт Яруллин, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, кураторлар җиткереп узды.

Шәкертләргә югары дини һәм дөньяви белемнәргә ия булган 25 укытучы белем бирәчәк. Алар арасында фән докторлары, кандидатлар бар. 

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә көндезге, кичке, читтән торып уку бүлекләрендә барлыгы 1200ләп шәкерт белем ала. Шәкертләр өчен барлык уңайлыклар тудырылган: бай китапханә, спорт залы, тәһарәтханәләр, уку залы һ.б. бар. Музей ачу ниятләнә. 

1993нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр мәдрәсәне тәмамлап, 2000нән артык кеше диплом алган. Иң күренекле шәхесләргә килгәндә, биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, шулай ук Беларусь Республикасы, Иркутск өлкәсе, Самара өлкәсе мөфтиләре һ.б. укыган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана