Бүген, сафәр аеның 29нчы көнендә (14нче сентябрьдә), Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов очрашу үткәрде. Җитәкчеләр берничә көннән, ягъни 16нчы сентябрьдә Алабуга шәһәрендә тыюлык территориясендә узачак уктан ату буенча “Туган батыр” II Бөтенроссия турниры буенча соңгы киңәшмә уздырды. Хәлим хәзрәт Татарстан мөселманнары башлыгына быелгы чараның үзенчәлекләре, яңалыгы, көтелгән кунаклар, приз фонды, үткәрү тәртибе һ.б. турында сөйләде, киләсе елларда турнирның эчтәлеген баету буенча фикерләрен җиткерде. Алабуга имам-мөхтәсибе “Туган батыр” II Бөтенроссия турнирын оештыруда ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, шул исәптән шәхсән мөфтигә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Хәзерге вакытта катнашучылардан гаризалар кабул итү төгәлләнде. Барлыгы 75 кеше килеп катнашырга теләк белдерде. Алар – Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан, Әстерхан, Мәскәү, Пермь шәһәрләреннән.
II Бөтенроссия турниры халыкларның тарихи, этник, фольклор һәм мәдәни мирасын пропагандалау һәм өйрәнү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; яшьләрне даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү; уктан атуны популярлаштыру; Татарстан Республикасында вакыйгалар туризмын үстерү; Татарстан Республикасы һәм Россия күләмендәге ярышларда Россия Федерациясен тәкъдим итә алучы югары квалификацияле җәядән атучыларны ачыклау, әзерләү һәм камилләштерү максатларында үткәрелә. Турнирның приз фонды 200 мең сумны тәшкил итә.
Әлеге чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы мөхтәсибәте, Алабуга шәһәре һәм Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы хакимияте, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Казан шәһәренең “Туган авылым” милли-туристик комплексы, Башкортостан Республикасының “Мәргән уксы” атка утырып ату һәм традицион җәядән атуны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешмасы; «МАКСАТ» ир-атлар спорт клубы, Татарстан Республикасының җәядән ату федерациясе.
Турнирда Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, 10-15 яшьлек балалар катнаша ала. Укчылар милли тарихи костюмнардан булырга, үзенең угын, җәясен һәм ук салу җайланмасын алып килергә тиеш.
Турнир башланыр алдыннан, анда катнашучыларга кагыйдәләр белән танышырга һәм уктан ату вакытындагы куркынычсызлык техникасын мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә кирәк булачак.
Ярыш җайдак, тездән ату, биатлон, һөҗүм, классик баганадан ату, тизлеккә ату, төрек путасы, еракка сөңге ату кебек VIII этапта уза. Икенче турнирның яңалыгы шунда: быел ярышта сөңге ату кебек яңа этап кертелә. Призлы урын алучыларның күрсәткечләре бертигез булганда, җиңүчене ачыклар өчен, тагын бер тапкыр уктан атып караячаклар. Бу “Җәя кереше” этабы дип атала.