Балтач мөхтәсибәте Казан мәдрәсәләренә гошер сәдакасы тапшырды

15 сентябрь 2023 ел 14:09
Балтач мөхтәсибәте Казан мәдрәсәләренә гошер сәдакасы тапшырды

Бүген, сафәр аеның 30нчы көнендә (15нче сентябрьдә), Балтач мөхтәсибәте тарафыннан җыелган гошер сәдакасы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә тапшырылды. 1,5 тоннадан артык күләмдә яшелчә (50 капчык бәрәңге, шулай ук чөгендер, кишер, кабак, ташкабак һ.б.) Балтач районының төрле авылларыннан җыелды. Бу атнаны чәршәмбе көнне шул кадәр күләмдә гошер сәдакасы Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә озатылган иде.

Район мөхтәсибәтеннән билгеләп үтүләренчә, район халкы гошерне Балтач Үзәк мәчетенә китерә. Мөмкинлек булуга ук яшелчә, җиләк-җимешләр дини уку йортларына һәм хәйрия фондларына озатыла. Чиратта – Казанның “Госмания” мәктәбе, Россия ислам институты, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге, “Зәкят” һәм “Ярдәм” фондлары...

Үз чиратында, мәдрәсә җитәкчелеге мул уңыштан өлеш чыгарганы һәм сыйфатлы яшелчәләр белән белән шәкертләрне тәэмин иткәне өчен Балтач районы халкына, әлеге йөкне алып килүчегә рәхмәтләрен җиткерде.

Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267нче аятендә әйтелә. Диния Нәзарәте башлангычы белән 2023нче елның 23нче сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана