Бүген, Рабигыль әүвәл аеның 3 көнендә (18 сентябрьдә), Татарстан Диния нәзарәте бүлекләре һәм оешмаларының җитәкчеләре Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Халыкара «Россия — ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумын әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру Комитетының видеоконференциясе эшендә катнашты. Киңәшмәне РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин алып барды. Җыелышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, министерстволар һәм ведомстволар, башка оешмаларның башлыклары булды.
Көн тәртибендә якынлашып килүче Форумны оештыруның гамәли мәсьәләләре каралды: халыкара һава элемтәләре, логистика, программа, кунаклар, килешүләр төзү, конференцияләрнең темалары, RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсенең юнәлешләре һ.б. Киңәшмәдә катнашучылар үзләренең тәкъдимнәрен, теләкләрен җиткерә алды.