Диния Нәзарәте намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәтүче “Ислам. Беренче адымнар”ның 12 нче сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Укулар 2023 елның 14 октябрендә башлана. Шәкертләр кыска вакытлы популяр курс дәвамында – 8 гадәти дәрес эчендә (атнага бер тапкыр) – намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәнә алачак. Дәресләр – түләүсез. Курсларга язылу башланды!
Беренче кереш дәрес 2023 елның 14 октябрендә Нәзарәт бинасында (Г.Тукай ур., 38) иртәнге сәгать сигездә (8:00) уза. Дәресләрне мөфтиятнең яшь волонтерлары алып бара. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк; гакыйдәнең асылына төшенәчәк, сира – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы белән танышачак, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлаячак.
Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар һәр атнаны шимбә көнне иртәнге сәг. 08.00-дән көндезге сәг. 12.00-гә кадәр Казанның Галиев мәчетенә (Г.Тукай ур., 40) җыелачак.
Соңгы дәрес – 2 декабрьдә – ул көнне Коръән мәҗлесе, курсларга йомгак ясау, сертификатлар тапшыру көтелә.
“Ислам. Беренче адымнар” проекты ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барыла.
Курсларда катнашу өчен 13 октябрьгә кадәр https://clck.ru/EZQEj сылтамасы буенча кереп теркәлергә яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
Әлеге проект Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Шул вакыттан бирле курсларда 1078 гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.