Кайбыч һәм Югары Ослан мөхтәсибәтләре мәдрәсәләргә һәм социаль учреждениеләргә гошер җыеп тапшырды

22 сентябрь 2023 ел 11:36
Кайбыч һәм Югары Ослан мөхтәсибәтләре мәдрәсәләргә һәм социаль учреждениеләргә гошер җыеп тапшырды

Татарстанда гошер җыю һәм аны мохтаҗларга тарату кампаниясе дәвам итә. 

Мисал өчен, әлеге изге эштә Кайбыч районының 14 авыл мәхәлләсе катнашты. Быел бәрәңге уңышы аз булуга карамастан, имамнар үз җирлекләрендә гошер тапшыру кирәклекне аңлатып, мөхтәсибәт күләмендә барлыгы 10 тоннадан артык гошер җыелды. Иң актив мәхәлләләреннән Чүти авылын әйтеп китәргә мөмкин. Мәчет имамы Рәшит хәзрәт Вилданов җитәкчелегендә 2 тонна гошер җыелды. Шунысын да билгеләргә кирәк, быел бәрәңге иртә алыну сәбәпле, мөхтәсибәт тарафыннан гошерләрне 20нче сентябрьгә кадәр тапшырып бетерү бурычы куелган иде.

Җыелган гошерләр якынча ике тонна чамасында Буа, “Мөхәммәдия”, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә, Кайбыч районы Федоровский картлар йортына, Казан шәһәре инвалидлар оешмасына тапшырылды. Биредә бәрәңге, кабак, кишер, суган, сарымсак, чөгендер кебек яшелчәләр, бал бар иде. Мөхтәсибәт гошерне җыюда катнашучыларга, Казан, Буа шәһәрләренә озатырга транспорт белән ярдәм иткән шәхси эшмәкәрләр Шәрәфетдинов Дамирга, Гафиятуллин Артурга, Камалиев Фәнискә, Җәләлиев Равилгә рәхмәтләрен җиткерә.

Шушы көннәрдә Югары Ослан мөхтәсибәте дә җыелган гошер садакасының бер өлешен картлар йортына, бер өлешен Югары Ослан авылында яшәүче мохтаҗларга таратты. Картлар йортына тапшырылган гошер сәдакаларына догалар укылды. Инвалидлар йортының директоры Тәнзилә Нургаязовна район имам мөхтәсибәтенә, гошер садакасын җыюга зур өлеш керткән Макыл, Нур Вахит, Югары Ослан авыллары имамнарына үзенең рәхмәтен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы