Диния нәзарәте Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкне илтеп тапшыру өчен оештырылган чираттагы сәфәрнең уңышлы тәмамлануы турында хәбәр итә. Бу Луганск өлкәсендә урнашкан хәрби подразделениегә өченче командировка булды. Анда хезмәт итүче солдатларның 90%ы – чыгышы белән Татарстанның Биектау, Питрәч, Саба, Арча, Балык Бистәсе һәм башка район һәм шәһәрләреннән, аларның 50дән артыгы – намаз укучы дин кардәшләр.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясенең сәфәре йөкне турыдан-туры солдатлар кулына тапшыруы белән кыйммәтле булды. Алар өчен төнлә яхшырак күрергә мөмкинлек бирә торган приборлар, радиостанцияләр, маскировка челтәрләре, колакчыннар, фонарьлар, компаслар, газ плитәләре һәм баллоннар, шөреп борып кертә торган җайланмалар, саморезлар, җылыткычлар сатып алынды. Моннан тыш, аларга туган якларыннан азык-төлек (шул исәптән хәләл тушенкалар), бронежилетлар, шлемнар, шәхси гигиена чаралары, медикаментлар, бинтлар, оекбашлар һәм эчке киемнәр һ.б. илтелде. Бу әйберләрнең авырлыгы 1 тоннадан артып китте.
Гуманитар ярдәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан республиканың барлык почмакларындагы битараф булмаган мөселманнар җыеп тапшырган акчага сатып алынды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте сугышчыларга кирәкле товарлар сатып алу өчен акча җыюга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерә. Мобилизацияләнгән татарстанлыларга ярдәм итү дәвам итә. Акча җыюны ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара.
Акча күчерү өчен реквизитлар:
1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).
2. Исәп-хисап счетына:
Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.
Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.
Генераль директор Мәрданов Булат Раиф улы
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
3. Исәп-хисап счетына:
Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.
Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.
Генераль директор Мәрданов Булат Раиф улы
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ
К/с 30101810600000000603
Р/с 40703810662190000765
БИК 049205603
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
Назначение платежа: мобилизованным РТ
Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.