Мобилизацияләнгән солдатларның кулына Татарстан мөселманнарыннан гуманитар йөк тапшырылды

25 сентябрь 2023 ел 12:27
Мобилизацияләнгән солдатларның кулына Татарстан мөселманнарыннан гуманитар йөк тапшырылды

Диния нәзарәте Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкне илтеп тапшыру өчен оештырылган чираттагы сәфәрнең уңышлы тәмамлануы турында хәбәр итә. Бу Луганск өлкәсендә урнашкан хәрби подразделениегә өченче командировка булды. Анда хезмәт итүче солдатларның 90%ы – чыгышы белән Татарстанның Биектау, Питрәч, Саба, Арча, Балык Бистәсе һәм башка район һәм шәһәрләреннән, аларның 50дән артыгы – намаз укучы дин кардәшләр. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясенең сәфәре йөкне турыдан-туры солдатлар кулына тапшыруы белән кыйммәтле булды. Алар өчен төнлә яхшырак күрергә мөмкинлек бирә торган приборлар, радиостанцияләр, маскировка челтәрләре, колакчыннар, фонарьлар, компаслар, газ плитәләре һәм баллоннар, шөреп борып кертә торган җайланмалар, саморезлар, җылыткычлар сатып алынды. Моннан тыш, аларга туган якларыннан азык-төлек (шул исәптән хәләл тушенкалар), бронежилетлар, шлемнар, шәхси гигиена чаралары, медикаментлар, бинтлар, оекбашлар һәм эчке киемнәр һ.б. илтелде. Бу әйберләрнең авырлыгы 1 тоннадан артып китте.

Гуманитар ярдәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан республиканың барлык почмакларындагы битараф булмаган мөселманнар җыеп тапшырган акчага сатып алынды. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте сугышчыларга кирәкле товарлар сатып алу өчен акча җыюга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерә. Мобилизацияләнгән татарстанлыларга ярдәм итү дәвам итә. Акча җыюны ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара.

Акча күчерү өчен реквизитлар:

1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).

2. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810662190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Назначение платежа: мобилизованным РТ

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана