Татарстанда Гошер көне ничек узды?

25 сентябрь 2023 ел 14:41
Татарстанда Гошер көне ничек узды?

23нче сентябрь, шимбә көнне Татарстанда зурлап Гошер көне үткәрелде. Дин кардәшләребез Аллаһ Раббыбызның әмерен үтәп, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте башлангычы белән билгеләнгән чарага кушылды – шәхси хуҗалыклар үз бакчаларында үстергән яшелчәләрнең уннан беренче мохтаҗларга тапшырды. 

Мисал өчен, гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясендә Саба, Чирмешән, Лениногорск, Мөслим, Балык бистәсе, Чүпрәле кебек мөхтәсибәтләр актив катнашты.

Чүпрәле районының Каракитә авылы мәчете Буа мәдрәсәсенә 170 капчык гошер сәдакасы илтеп тапшырды. Бу – районда мәчетләр арасында иң зур күрсәткечләрнең берсе. 

Ә менә Чирмешән мөхтәсибәте шимбә көнне – бары бер көн эчендә генә – ягъни 23нче сентябрьдә 25 тонна гошер сәдакасы җыйды. Ул 12 авылдан җыелды, иң актив хәзрәтләрнең берсе – Лашман авылыннан Камил хәзрәт Сруртдинов булды (4 тонна гошер җыеп тапшырды). Хәзерге вакытта сентябрь ае дәвамында чирмешәнлеләр җыеп тапшырган гошернең күләме 45 тоннадан артып китә. 

Мөслим мөхтәсибәте бер көн эчендә 9 тонна нигъмәт җыйды. Ул Татарстан мәдрәсәләренә һәм мохтаҗлык кичергән халыкка таратылачак.

Гошер кампаниясе әле дә дәвам итә. Аны Татарстан мәчетләре кабул итә. Казанда исә гошерне Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да – күпбалалы, тулы булмаган, аз керемле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә – гошер тапшырылачак. Әлеге исемлектә булмаган, ләкин гошер рәвешендәге азык-төлекләтә ярдәмне алырга теләүчеләр, керемнәре турындагы белешмә алып, +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча шалтыратып фондка мөрәҗәгать итә ала. Гошер алып килергә теләүчеләр, шушы ук номерга шалтыратып, сорауларын бирә ала. Гошер мохтаҗларның үзләренә, шулай ук хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә (район картлар йортлары, балалар йортлары, балалар хосписы), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә һ.б.) тапшырылып бара.

Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Һәр елдагыча, республика мәчетләре гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул итә: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива һ.б. Аннары азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырылачак.

Гошер көненнән күркәм мизгелләр – фоторепортажда.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана