Мөфтияттә Дагыстан һәм Чечня университетларының яшьләрдә актив гражданлык позициясен формалаштыру буенча координацион үзәкләр җитәкчеләре булды

28 сентябрь 2023 ел 16:50
Мөфтияттә Дагыстан һәм Чечня университетларының яшьләрдә актив гражданлык позициясен формалаштыру буенча координацион үзәкләр җитәкчеләре булды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 13 нче көнендә (28 сентябрь), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясенә Дагыстан дәүләт университетының һәм Чечен дәүләт университетының яшьләрдә актив гражданлык позициясен формалаштыру, милләтара һәм конфессияара конфликтларны кисәтү, терроризм идеологиясенә каршы тору һәм экстремизмны кисәтү мәсьәләләре буенча координацион үзәкләр җитәкчеләре Магомед Магомедов һәм Абдулла Мукаев килде. Алар белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты. 

Кунаклар Казанга КФУда «Терроризм һәм экстремизм идеологиясенә комплекслы каршылык: алымнар, инструментлар, карарлар» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен килде. Магомед Магомедов Казанда һәм Татарстанда күп кенә дини чаралар, шул исәптән Казандагы Галиев мәчетендә һәм Болгардагы «Ак мәчет»тә Мәүлид тантаналары уза турында уңай тәэсирләре белән уртаклашты. Аларга җавап итеп, мөфти кунакларны шулай ук бүген мөфтияттә узачак яшьләр Мәүлиденә дә чакырды. Кичәнең хөрмәтле кунагы Әл-Әзһәр университеты (Мисыр) мөгаллиме, Коръән белгече, сөекле Пәйгамбәребез ﷺ дәвамчысы, доктор Хәмдаллаһ Хафез Мөхәммәд әс-Сафти булачак. 

Алга таба әңгәмә Россиядә ислам җәмәгатьчелегендә Мәүлид үткәрү традицияләрен ныгыту мәсьәләләре турында фикер алышуга күчте. Камил хәзрәт Мәүлидне шәригать кысаларында, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тууы уңаеннан шатлык билгесе буларак үткәрергә кирәклеген әйтте. 

Мөфти кунакларга очрашу истәлеге итеп яңартылган «Коръән басмасы” мүсхәфен бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана