Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы 2024 елга мөселман бәйрәмнәре календарен раслады

04 октябрь 2023 ел 11:47
Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы 2024 елга мөселман бәйрәмнәре календарен раслады

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы Һиҗри буенча 1445-1446 елларга яки Милади буенча 2024 елга мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр календарен раслады.

Һиҗри календарь 12 айдан тора һәм Мөхәррәм аеннан башлана. Мөселман календаре айларының башын һәм ахырын билгеләгәндә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы җирле географик үзенчәлекләргә һәм астрономик мәгълүматларга таяна.

2024 елда изге Рамазан ае 11 мартта башланачак. 2024 елның 10 апреле – Ураза бәйрәме. Тагын бер бөек мөселман бәйрәме булган Корбан гаете 16 июньдә билгеләп үтеләчәк.

Мөселман календаре буенча башка изге һәм истәлекле көннәр белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә танышырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана