Тукай мөхтәсибәтендә Мөфти катнашында Мәүлид кичәсе узды

07 октябрь 2023 ел 20:09
Тукай мөхтәсибәтендә Мөфти катнашында Мәүлид кичәсе узды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 22 нче көнендә (7 октябрьдә) Тукай мөхтәсибәтендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көне хөрмәтенә Мәүлид ан-Нәби кичәсе узды. Бу уңайдан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Тукай мөхтәсибәте Новый бистәсендәге Мәдәният йортына дин кардәшләребезне, мөгаллимнәрне, шәкертләрне, имамнарны, якын-тирә районнарның имам-мөхтәсибләрен җыйды. Хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, күренекле ислам галиме, фикһ һәм усуль-Фикһ буенча белгеч, гакыйдә, шәригать фәннәре докторы, БИА мөгаллиме шәйх Сәйф ибн Али әл-Асри, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов һ.б. бар иде. Әлеге очрашуның максаты – Пәйгамбәребезгә ﷺ булган яратуның нинди булырга тиешлеге хакында аңлатудан, киң җәмәгатьчелектә Мәүлид үткәрү традицияләрен ныгытудан гыйбарәт булды. 

Мәүлид башланганчы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Тукай районы башлыгы Фаил Камаев белән очрашты. Җитәкчеләр төбәктәге дини вәзгыять, мәхәлләләр эшчәнлеге, якын арада гамәлгә ашырылачак чаралар турында фикер алышты.

Мәүлид кичәсе Коръән уку һәм дога кылу белән башланды. Аннары Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь сөйләде: үз чыгышында ул Мәүлидне үткәрүнең өстенлекләрен, мөһимлеген ассызыклады, Сөннәткә иярүнең әһәмияте турында сөйләде. Шулай ук Тукай районы башлыгы Фаил Камаевка ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын тапшырды. 

Мәҗлес мөнәҗәтләр һәм нәшидләр башкару белән дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана