РИИда Россиядә партнерлык финансларын үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар

12 октябрь 2023 ел 09:15
РИИда Россиядә партнерлык финансларын үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар

Бүген Россия ислам институтында «Бүгенге көндә Россиядә партнерлык финансларына кагылышлы мәсьәләләр: үсеш мөмкинлекләре һәм заман таләпләре» дигән түгәрәк өстәл узачак. Түгәрәк өстәл 9-13 октябрь көннәрендә үтә торган «Бүгенге көндә Россиядә партнерлык финансларына кагылышлы мәсьәләләр» семинары кысаларында оештырылды. Семинар Россия ислам институты тарафыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды белән берлектә оештырылды.

Түгәрәк өстәл барышында Россия төбәкләрендә ислам финанс продуктларын кертү тәҗрибәсе, AAOIFI шәригать стандартларын куллануның гамәли аспектлары, советлар берлегеннән соң барлыкка килгән җирлектә ислам финансларын үстерү тәҗрибәсе, ислам финанс учреждениеләрендә шәригать аудитының мөһимлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралачак.

Түгәрәк өстәлдә ислам икътисады һәм финанслары өлкәсендә Россиянең һәм чит илләрнең мәшһүр экспертлары, AAOIFI ның сертификацияләнгән шәригать экспертлары (ислам финанс учреждениеләре өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оештыру) катнаша. Алар арасында икътисад фәннәре докторы, профессор, ислам финанслары өлкәсендә сертификат алган эксперт (Берләшкән гарәп әмирлекләре), Россия ислам финанслары советы җитәкчесе Шамил Шовхалов (Чечен Республикасы); AAOIFI ның сертификацияләнгән шәригать эксперты, яңа илләрдә җәелдерүне  координацияләү буенча шәригать бүлеге белгече Руслан Сабирҗанов (БГӘ); “Астана” халыкара финанс үзәге ислам финанслары җитәкчесе Мәдинә Тукулова (Казахстан); ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, AAOIFI ның сертификацияләнгән шәригать эксперты, Ислам икътисадын һәм финансларын үстерү үзәге рәисе Булат Мөлеков (Казан); ислам фәннәре докторы, Дагыстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең фәтвалар бүлеге белгече Әхмәд хаҗи Исаев; AAOIFI ның сертификацияләнгән шәригать эксперты, «Сахих Инвест» оешмасы (Төркия) техник директоры Фәрхәд Бикморатов (Төркия); ислам фәннәре докторы, AAOIFI ның сертификацияләнгән шәригать эксперты Габдрахман Галәветдинов (Казан); Казан казые, AAOIFI ның сертификацияләнгән шәригать эксперты, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков (Казан); ислам фәннәре докторы, Казан ислам университеты проректоры һәм дини дисциплиналар кафедрасы өлкән укытучысы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы гыйльми секретаре Рөстәм хәзрәт Нургалиев  (Казан); AAOIFI ның сертификацияләнгән шәригать эксперты, Шәйх Зәйед исемендәге эшкуарлыкка һәм инновацияләргә ярдәм итү буенча фондта шәригать эксперты Алхазур Тазбаев (Чечен Республикасы) бар.

Чара 12 октябрьдә 16:00 сәгатьтә Россия ислам институтында (Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 йорт, 320 кабинет) узачак.

Әлеге чараны яктырту өчен массакүләм мәгълүмат чараларын чакырабыз.

Аккредитация +79274166010 телефоны буенча уздырыла (Илдар Таҗиев), e-mail: press-slujbariu@mail.ru.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана