Татарстан Мөфтие һәм ТР Яшьләр эшләре министры хезмәтттәшлек юлларын карады

13 октябрь 2023 ел 12:33
Татарстан Мөфтие һәм ТР Яшьләр эшләре министры хезмәтттәшлек юлларын карады

Бүген, Рабигыль әүвәл аеның 28 нче көнендә (13 октябрь), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә ТР Яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков белән очрашты. Очрашуда шулай ук Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова катнашты. Ике як арасында нәтиҗәле сөйләшү булды, аерым алганда, сүз хезмәттәшлек – демографик хәлне яхшырту, гаилә кыйммәтләрен саклау, авылны һәм волонтерлык хәрәкәтен үстерү кебек юнәлешләрдә уртак проектлар булдыру мөмкинлеге турында барды.

Мөфти хәзрәт, авылны популярлаштыру мәсьәләсенә кагылып, теге яки бу проектларны уңышлы тормышка ашыручы авыллар тәҗрибәсен өйрәнүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Яшьләр эшкуарлыгы темасына фикер алышканда, Камил хәзрәт яшьләргә үсешкә йөз тоткан ислам банкингына игътибар итәргә киңәш бирде.

Ринат Садыйков, үз чиратында, яшьләр эшләре буенча министрлыкның социаль проектларга һәм эшмәкәрлекне үстерүгә грантлар бүлеп бирүен хәбәр итте.

Айгөл Биктимирова кунакны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр катнашында алып барыла торган проектлары белән таныштырды. Аның сүзләренчә, берничә ел дәвамында мөселман яшьләре форумнарында социаль проектлар булдырырга һәм гамәлгә ашырырга өйрәтәләр. Ә мөслимәләр өчен, бәхетле гаилә кору буенча һәм  татар халкы традицияләрен саклауга нигезләнгән «Яшь килен» курслары Диния нәзарәтенең яшьләр арасында зур популярлык казанган проектларның берсе булып тора.

Очрашуда катнашучылар шулай ук һәр айны уздырырга мөмкин булган чаралар үткәрү турында фикер алышты. Аеруча бер-береңә һәм өлкәннәргә хөрмәт, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрне саклау, сәламәт яшәү рәвешен булдыру һ.б. гомумкешелек кыйммәтләренә багышланган социаль роликлар булдыруга басым ясалды.

Камил хәзрәт кунакка бүгенге очрашу истәлеге итеп ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты чыгарган китапларны бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана