РИИда Татарстан казыйлары өчен гаилә хокукы буенча белем арттыру курслары узды

19 октябрь 2023 ел 16:51
РИИда Татарстан казыйлары өчен гаилә хокукы буенча белем арттыру курслары узды

Россия ислам институтында Татарстан Республикасы казыйлары өчен «Шәхси статус (Гаилә хокукы)» белем арттыру курслары узды. Курсларны оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм Ислам мәдәнияте, мәгарифе һәм фәненә ярдәм фонды. Әлеге курслар тәҗрибә уртаклашу һәм Исламда гаилә хокукы буенча белемнәрне системалаштыру өчен үткәрелде.

Әлеге курсның спикерлары булып КИУ проректоры, ислам фәннәре докторы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы сәркатибе, КИУның дини фәннәр кафедрасы өлкән укытучысы Рөстәм хәзрәт Нургалиев; тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, “Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин; Казан казые, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков чыгыш ясады.

Курсларда ислам хокукында никахта опека мәсьәләләре; мөселман булмаган илдә күпхатынлылык һәм ислам хокукында гражданлык никахы аспектлары; вакытлыча никахлар һ.б. каралды. Казыйларга никахлашу, аерылышу һәм мирасны бүлү мәсьәләләрендә ислам дин тәгълиматының теоретик үзенчәлекләре, шулай ук мөселманнарның никахлашу, аерылышу һәм мирасны бүлү мәсьәләләрендә үз постулатларын һәм кыйммәтләрен гамәлгә ашыруның практик үзенчәлекләре аңлатылды. Курслар программасына шулай ук хатын-кызның милек һәм милек булмаган хокукларына кагылышлы темалар; мөселманның китап әһелләреннән булган хатын-кызга никахлануы вә аерылышуы кертелде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана