Татарстан мәчетләрендә Фәләстыйнга багышлап җомга вәгазьләре укылды

20 октябрь 2023 ел 12:46
Татарстан мәчетләрендә Фәләстыйнга багышлап җомга вәгазьләре укылды

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 5нче көнендә (20нче октябрьдә), Татарстан мәчетләрендә Фәләстыйнга багышлап җомга вәгазьләре укылды. Имамнар мөнбәрләрдән мәхәллә кешеләренә “Әл-Акса” мәчетенең һәм изге Фәләстыйн җиренең өстенлекләре, аларның бөтен дөнья мөселманнары өчен әһәмияте, алар белән бәйле тарихи вакыйгалар турында сөйләде. Моннан тыш, Татарстан мөселманнары хәрби низаг барган көннәрдә Фәләстыйндагы дин кардәшләр белән булган фаҗигале хәлләргә бәйле рәвештә кайгы уртаклашу һәм теләктәшлек белдерделәр. Мәчеткә җыелучылар Фәләстыйн мөселманнары өчен җәмәгать белән дога кылды, мәрхүм булган дин кардәшләребезнең рухлары шат, урыннары Җәннәт түрләрендә булуын сорап Раббыбызга мөрәҗәгать итте.

Казан шәһәренең “Кол Шәриф” мәчетендә җомга намазын Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов үткәрде, ул Газә хастаханәсендә вафат булучыларның рухларына багышлап догалар кылды. Хәзрәт Раббыбыздан мәрхүмнәрнең урыннары Җәннәт түрләрендә булуын, ә җәрәхәт алучыларга шифа бирүне сорады.

Берничә көн элек Фәләстыйндәге фаҗигале хәлләр уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать белән чыккан иде, аның боерыгы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә һәм Татарстан мөхтәсибәтләрендә Фәләстыйн дин кардәшләргә теләктәшлек йөзеннән барлык тантаналы чараларны үткәрү туктатылды, ә мәчетләрдә һәр намаздан соң Фәләстыйнның иминлеге өчен догалар кылынды. Кичә Камил хәзрәт Каһирәдә Россия Федерациясенең Мисырдагы Илчесе белән фәләстыйнлеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана