25нче октябрьдән Апанай мәдрәсәсендә хәнәфи мәзһәбенең танылган галиме Әбү Хәфс Ән-Нәсәфинең “Әл-Гакаид ән-нәсәфия” китабы буенча гакыйдә дәресләре башланачак.
“Әл-Гакаид ән-нәсәфия” китабы һәр мөселман белергә тиеш булган иман мәсьәләләре белән таныштыра. Бу китапны элек-электән татар мәдрәсәләрендә укытканнар, шәкертләр аны яттан өйрәнгәннәр. Татар дин галимнәре Габденнасыйр Курсави һәм Шиһабетдин Мәрҗани бу китапка шәрех (аңлатма) язганнар.
Дәресләрне атна саен чәршәмбе көнне Апанай мәчетенең имам-хатыйбы, КИУның дини фәннәр кафедрасы доценты Нияз хәзрәт Сабиров алып барачак.
Дәресләр гарәп һәм татар телләрендә булачак. Үткәрү вакыты – сәг. 19.00-20.00. Үткәрү урыны – Апанай мәдрәсәсе (Мәрҗани ур., 28).
Белешмә. Нәҗмеддин ән-Нәсәфи (тулы исеме: Нәҗмеддин Әбү Хәфс Гомәр ибн Мөхәммәд ибн Әхмәд ән-Нәсәфи әл-Хәнәфи әс-Сәмәрканди) (1068-1142) – Әбү Мансур әл-Матуриди тәгълиматын аңлаткан һәм тараткан бөек галимнәрнең берсе. Ул Хәнәфи мәзһәбе факыйһы, хәдисләр белгече (мөхәддис), Коръәнне шәрехләүче (мөфәссир). Ул Нәсәф шәһәрендә (хәзерге Үзбәкстанның Карши шәһәре) туган. Бу шәһәр урта гасырларда Бохара һәм Сәмәрканд шәһәрләре кебек фәнни үзәкләрнең берсе булган. Ән-Нәсәфи төрле мәшһүр галимнәрдән белем алган һәм 550 шәехтән хәдисләр риваять иткән. Ул хәнәфи мәзһәбе галиме, “Әл-Һидәя” исемле хезмәтнең авторы Борһаниддин әл-Мәргыйнәнинең (1197нче елда вафат) укытучысы булган. Имам ән-Нәсәфи Сәмәрканд шәһәрендә вафат булган.