Аббяс хәзрәт Шляпошников Бразилиядә бизнес-форумда чыгыш ясады

25 октябрь 2023 ел 11:20
Аббяс хәзрәт Шляпошников Бразилиядә бизнес-форумда чыгыш ясады

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников Бразилиядә Глобаль бизнес-форумда махсус секциядә чыгыш ясады. Секция хәләл сертификацияләүнең сыйфатына багышланды.

Үз чыгышында Аббяс хәзрәт тыңлаучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты эшчәнлеге, Россиянең хәләл-индустриясен үстерүдә Россиянең керткән өлеше турында сөйләде.

“Комитет тарафыннан даими рәвештә “Хәләл” маркировкасы белән продукциянең һәм хезмәтләрнең сыйфаты һәм туры килүе мониторингы үткәрелә һәм хәләл өлкәсендә хокук бозулар белән көрәш алып барыла”, – дип билгеләп үтте Аббяс хәзрәт.

Аббяс хәзрәт Россиядә “Хәләл” стандартларын кертү буенча Комитетның эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм Комитет тарафыннан якын арада куелган максатларны билгеләде.

Россиядә хәләл-индустрияне үстерү буенча мөһим адымнарның берсе буларак Аббяс хәзрәт Казанда ел саен уза торган “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара форумын һәм RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсен үткәрүне билгеләп үтте.

Бразилиянең авыл хуҗалыгы, терлекчелек һәм азык-төлек белән тәэмин итү министры Карлос Фаваро үз чыгышында Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкләгән Татарстан Республикасы делегациясенә эшлекле сәфәр һәм бизнес-форум сессияләрендә эчтәлекле чыгышлары өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә Global Halal Brazil Business Forum 2023 уза, ул бөтен дөньядан хәләл индустриясе экспертларын җыйды. Форум Латин Америкасы илләре һәм гарәп илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга, шулай ук дөнья аренасында хәләл продукция позицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Өстәвенә, Аббяс хәзрәт эш сәфәре кысаларында Бразилиядә хәләл продукция җитештерү барышы белән танышачак. FAMBRAS HALAL тарафыннан сертификацияләнгән продукция Россия базарына уңышлы экспортлана.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана