Көзге каникул: Татарстан мөхтәсибәтләре балаларның ялын оештыра

27 октябрь 2023 ел 14:55
Көзге каникул: Татарстан мөхтәсибәтләре балаларның ялын оештыра

Көзге каникул көннәрендә Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак. Оештыручылар бер атна дәвам итүче ял вакытында малайлар һәм кызлар өчен белем алу, рухи тәрбия бирү программасы әзерләде.

Чирмешән мөхтәсибәте район Үзәк мәчетендә 30нчы октябрь – 3нче ноябрь көннәрендә көзге ял-тәрбия курсларына чакыра. Балаларга мөгаллимнәр әдәп-әхлак дәресләре бирәчәк, саф һавада уеннар үткәрәчәк. Дәресләр вакыты: сәг. 9.00-14.00. Белешмәләр өчен: +7 996 905-72-74 (Әюб хәзрәт).

Мөслим мөхтәсибәтендә “Нур” мәчете 30нчы октябрь – 3нче ноябрь көннәрендә 7-14 яшьлек малайлар өчен сәг. 10.00-дән 14.00-гә кадәр әхлак һәм сәламәтлек яллары оештыра. Бай программа каралган: әхлак дәресләре, догалар өйрәнү, уеннар, спорт ярышлары, чәй эчү. Алдан язылу кирәк: +7 937 776-37-92 (Салават хәзрәт).

Актаныш мөхтәсибәте районның Җәмигъ мәчетенә 30нчы октябрь – 4нче ноябрь көннәрендә ир балалар өчен рухи-әхлакый сәламәтлек ялларына чакыра. Үткәрелү вакыты сәг. 9.00-дән 12.30-га кадәр. Белешмәләр өчен телефон: +7 937 283-46-80 (Руслан хәзрәт).

Зәй мөхтәсибәтенең Үзәк мәчетендә 30нчы октябрь – 5нче ноябрь көннәрендә сәг. 9.00-дән 13.00-гә кадәр мәктәп яшендәге балалар өчен дини дәресләр үткәрелә. Көн саен 3-4 дәрестән тыш, хәрәкәтле уеннар, өстәл теннисы көтелә. Телефон: +7 (85558) 7-14-63 (Үзәк мәчет).

Түбән Кама мөхтәсибәте “Ихлас” үзәгендә 30нчы октябрь – 3нче ноябрь көннәрендә сәг. 9.00-дән 14.00-гә кадәр балалар өчен чаралар оештыра.  Программада: дини дәресләр, уеннар, мастер-класслар, экскурсияләр. Белешмәләр өчен: +7 919 697-33-02 (Рәдиф хәзрәт).

Баулы мөхтәсибәтендә шәһәрнең “Өмет” мәчетендә һәм Кызылъяр авылында 30нчы октябрь – 3нче ноябрь көннәрендә балалар өчен дини-тәрбия дәресләре узачак. Белешмәләр өчен телефон: +7 927 447-95-61 (Рәсим хәзрәт).

Лениногорск мөхтәсибәтендә 30нчы октябрь – 4нче ноябрь көннәрендә сәг. 9.00-дән 15.00-гә кадәр 7-15 яшьлек кызлар өчен рухи сәламәтләндерү курслары узачак. Программада: ислам нигезләрен өйрәнү, мастер-класслар, конкурслар, уеннар, бүләкләр һ.б. Язылу өчен телефон: +7 917 851-05-51 (Ләйлә).

Моннан тыш, каникул вакытында – 28нче октябрьдә Казанның “Әхмәдзәки” мәчетендә 5-15 яшьлек малайлар арасында мәхәллә күләмендә Коръән уку бәйгесе узачак. Анда Залесный бистәсе, “Залесный Сити”, “Салават күпере” торак комплексында яшәүче балалар катнаша ала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана