Татарстан мөфтие Иранның Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты

30 октябрь 2023 ел 16:10
Татарстан мөфтие Иранның Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 15нче көнендә (30нчы октябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран Ислам Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашты. Очрашуда шулай ук консуллыкның икътисади мәсьәләләр буенча эксперты Масуд Моллаи, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Консул танышу өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә килде.

Очрашуда катнашучылар беренче чиратта Фәләстыйндагы хәлләргә борчылуын белдерделәр, кан коюларның тиз арада тукталуын теләделәр, мөселман кардәшләргә хәйрия ярдәме күрсәтү мөмкинлекләре буенча фикерләштеләр.

Мөфти хәзрәт кунакларны татар халкында һәм Татарстанда ислам дине үсеше, мөселманнарның яшәеше, бай дини мирас белән таныштырды. Дин һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек темасын үстереп, Камил хәзрәт татар әдәбиятының һәм дини хезмәтләрнең фарсы теленнән аерылгысыз булуын билгеләп үтте, дини мирасны өйрәнүдә фарсы телен белүнең мөһимлеген ассызыклады. Очрашуда катнашучылар булачак имамнарны әзерләгәндә фарсы телен өйрәнү мөмкинлекләре турында фикер алышты: консул үз чиратында уку материаллары белән ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

Мөфти хәзрәт очрашу барышында яңа Генераль консулны Татарстан дини уку йортлары, Нәзарәт тарафыннан алып барылган эшчәнлек белән таныштырып узды. Үз чиратында Давуд Мирзахани мөфтине Иран Ислам Республикасында эшләүче дини уку йортлары, китапханәләр, мөселман мирасы белән танышу өчен кунакка чакырды.

Очрашу ахырында җитәкчеләр истәлекле бүләкләр алышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана