1 ноябрьдә Россия ислам институтында «Хәзерге (бүгенге) ислам сәясәт һәм традицияләр яссылыгында» дигән түгәрәк өстәл узачак.
Түгәрәк өстәл барышында философия фәннәре докторы Али Вячеслав Полосинның «Политический ислам: в поисках «земного рая» китабы тәкъдим ителәчәк. Китап сәяси исламны дин фәлсәфәсе, политология, аналитик психология, теология күзлегеннән тулаем бер тикшерү булып тора.
Чара 1 ноябрьдә Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 адресы буенча урнашкан бинадагы 320 кабинетта узачак. Иртәнге сәгать 10:00дә башлана.
Матбугат чараларын әлеге чараны яктыртырга чакырабыз. Аккредитация узу өчен +79274166010 (Илдар Таҗиев) ватсап номерына матбугат чарасы атамасын һәм хәбәрченең фамилиясе, исеме һәм атасының исемен язып җибәрергә кирәк.