Рабигыль-ахыр аеның 14нче көнендә (29нчы октябрьдә), Әлмәттә “Ныклы гаилә” социаль проекты кысаларында Казаннан чакырылган кунак – тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институтының ислам һәм системалы теология кафедрасы доценты, дини китаплар авторы – Радик хәзрәт Зәбиров катнашында чираттагы очрашу-лекция узды.
Лектор җыелган халыкка бәхетле гаилә нигезләре, ана-ананың җәмгыятьтәге урыны һәм вазифалары турында сөйләде, бүгенге көндә гаилә кыйммәтләрен саклау белән бәйле булган актуаль мәсьәләләрне күтәрде.
“Ныклы гаилә” – “Ахават” хатын-кызлар берлеге һәм “Ансар” хәйрия фонды белән берлектә Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган, күпгасырлык гаилә кыйммәтләрен саклап калуга юнәлдерелгән социаль проект.