Казан шәһәре Газә Секторына 25 тонна гуманитар йөк җибәрде

10 ноябрь 2023 ел 09:27
Казан шәһәре Газә Секторына 25 тонна гуманитар йөк җибәрде

Бүген иртән, изге җомга көнендә, “Казан” халыкара аэропортыннан Мисырга Татарстаннан Газә секторы өчен гуманитар ярдәм белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының беренче борты кузгалды. Очкычта: кием, балалар азыгы, озак саклана торган азык-төлек, санитария һәм гигиена әйберләре, балаларны карау чаралары, пледлар, фонариклар, кайнаткычлар һәм башка кирәкле көнкүреш әйберләре – йөкнең гомуми авырлыгы 25 тонна. Казаннан гуманитар ярдәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясе тарафыннан Мисыр Гарәп Республикасы территориясенә туры рейс белән барып җитәчәк һәм Мисырның Кызыл ярымай оешмасы вәкилләренә тапшырылачак, алар аны Газә Секторына кертәчәк.

Әлеге акция Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән үткәрелә.

Гуманитар йөкне җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ирек Кадамов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов һәм башкалар катнашты.

– Фаҗига турындагы хәбәрләрдән соң мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте, һәм, Аллаһыга шөкер, Рөстәм Нургали улы Газә Секторында яшәүче дин кардәшләргә ярдәм итү идеясен хуплады. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Мөэминнәр бер тулаем тән сыман: әгәр дә шушы тәннең бер өлеше авыртса, аның сызлануы бөтен тәнгә тарала”. Монда да шулай ук. Һәр изге гамәл өчен Аллаһы Раббыбыз хисапсыз әҗер-савап бирә. Без шулай ук фәләстыйнлеләргә ярдәм күрсәтүдә үз өлешләрен керткән барлык битараф булмаучыларга рәхмәтле, – дип билгеләп үтте Илфар хәзрәт. – Бездә кирәкле азык-төлек исемлеге бар, һәм бу, һичшиксез, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарт буенча комитет тарафыннан тикшерелә.

Исегезгә төшерәбез, 2нче ноябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Газә секторы халкы өчен хәйрия ярдәме җыю хакында игълан итте. “Шул көннән халык актив рәвештә акча күчерә, әйберләр китерә һәм шалтырата башлады. Икенче тәүлеккә (3нче ноябрь көненә) 14 млн сумнан артык акча тупланды, 400 килограммнан артык гуманитар йөк җыелды. 2023нче елның 9нчы ноябренә “Зәкят” фонды 35,7 млн сум акча җыйды. Барлыгы 10 меңнән артык кеше акча җыюда катнашты. Җыелган акчалардан “Зәкят” фонды 5 180 531,64 сумлык 20 тонна азык-төлек сатып алды: томалап пешерелгән сыер ите (хәләл) – 3 тонна, ярма – 3 тонна, көнбагыш мае – 1 тонна һәм Газә секторына гуманитар ярдәм белән беренче бортны җибәрү өчен башка продуктлар. Без алга таба да ярдәм күрсәтергә ниятлибез, хәзер моны ничек алып бару мәсьәләләре карала. Безнең күзәтүләр буенча, акча күчерүчеләрнең географиясенә килгәндә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” фонды сайты аша илебезнең 20дән артык төбәгеннән ярдәм килеп иреште”, – дип сөйләде Булат Мәрданов.

Акчадан тыш, “Зәкят” фонды 500 килограммнан артык азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар җыйган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фонд телефоннарына Газә Секторына хәйрия ярдәме күрсәтү мәсьәләләренә кагылышлы күпсанлы шалтыратулар килә. Акча күчерү өчен реквизитлар үзгәрешсез кала.

Фонд Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга, әлеге проектны хуплаучыларга, битараф булмаучыларга, гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерә! Шулай ук бу көннәрдә безгә бушлай ярдәм иткән волонтерларыбызның эшен дә билгеләп үтәргә телибез.

Аллаһы Тәгалә барлык ният-гамәлләр өчен әҗерен бирсен, дин кардәшләребезнең хәле җиңеләйсен, Татарстан җыйган ярдәмнәр тизрәк мохтаҗларга барып ирешсен.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана