“Хәләл” стандарты комитеты Төркиядә Бөтендөнья хәләл советы конгрессы съездында катнашты

20 ноябрь 2023 ел 14:22
“Хәләл” стандарты комитеты Төркиядә Бөтендөнья хәләл советы конгрессы съездында катнашты

9-13нче ноябрь көннәрендә Истанбулда Бөтендөнья хәләл советы Генераль ассамблеясының 19нчы съезды узды. Әлеге чарада 22 илдән делегацияләр катнашты, ә Россияне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты исеменнән Әхмәт Кыргызбеков тәкъдим итте.

Ул форумда катнашучыларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Комитет рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников исеменнән сәламләде. GIMDES (хәләл азык-төлекне сертификацияләү буенча төрек оешмасы) президенты Хөсәен Буюкозерга ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан чыгарылган Изге Коръән мүсхәфе һәм истәлекле тәңкә, шулай ук Комитет нәшер иткән әдәбият бүләк ителде.

Съезд барышында дөньякүләм хәләл-индустриясе үсеше мөмкинлекләре, тагын да нәтиҗәлерәк эшләү өчен Советның барлык әгъзаларын берләштерү һәм үзара тану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Берничә шәригать мәсьәләсе каралды, алар буенча фәтвалар расланды. Совет бу басмаларны хәләл һәм харам буенча бердәм кулланмага берләштерү максатыннан сертификация органнары тарафыннан нәшер ителгән әдәбият белән уртаклашу тәкъдиме белән чыгыш ясады. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты “Дозволенное и запретное в питании и не только” китабын кулланырга тәкъдим итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана