Түбән Камада "Намаз – бәхет ачкычы" проектының 8 сезоны башланды

20 ноябрь 2023 ел 12:38
Түбән Камада "Намаз – бәхет ачкычы" проектының 8 сезоны башланды

Узган ялларда Түбән Кама шәһәренең үзәк Җәмигъ мәчетендә «Намаз – бәхет ачкычы» проектының 8 нче сезоны башланды. Ислам нигезләрен һәм намаз укырга өйрәтүче курсларда 100 дән артык кеше катнашырга теләк белдерде.

Дәресләр, биш атна дәвамында шимбә саен заманча мультимедиа чараларын кулланып, рус һәм татар телләрендә уза. Бу агымдагы проект үз эшен 16 декабрьдә тәмамлаячак.

Адресы: Химиклар урамы, 59, Түбән Кама шәһәре, үзәк Җәмигъ мәчете.

Барлык сораулар белән +7 (986) 718-27-80 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фотосурәтләр: Айрат Зәбиров, Түбән Кама мөхтәсибәте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана