Казанда бүген иртәдән «Юмарт сишәмбе» бөтендөнья акциясе кысаларында бушлай автобус йөри

28 ноябрь 2023 ел 10:54
Казанда бүген иртәдән «Юмарт сишәмбе» бөтендөнья акциясе кысаларында бушлай автобус йөри

Бүген, 28 ноябрьдә, Казанда 30 автобус (борт номеры – 704) «Юмарт сишәмбе» бөтендөнья акциясе кысаларында иртәнге сәгать җидедән кичке җидегә кадәр шәһәр халкын түләүсез йөртәчәк. Мондый бүләкне башкала халкына быел инде икенче тапкыр ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ясады.

Беренче тапкыр мондый хәйрия акциясе Рамазан ае хөрмәтенә «Рамазан – изге гамәлләр ае» кысаларында узды: аны 800 гә якын кешене җылылык белән кабул итте. Шуңа күрә фонд быел «Юмарт сишәмбе» бөтендөнья акциясенә кушылырга һәм гражданнарның игътибарын хәйриячелеккә җәлеп итәргә һәм башкаларны да саваплы гамәлләр кылырга этәрергә карар кылды.

Көн дәвамында “Зәкят” фонды вәкилләре әлеге хәйрия акциясе, “Зәкят” хәйрия фонды, ислам диненең матурлыгы, күркәмлеге, саваплы гамәлләр башкару фазыйләтләре турында сөйли. Бүген шулай ук  qr-код ярдәмендә иганә кертергә дә мөмкин.

30 нчы маршрут очраклы сайланып алынмаган: ул шәһәрдә иң озын маршрутларның берсе санала һәм анда халык һәрвакыт күп була. Бу маршрут Казанда иң озын маршрутларның берсе – ул Совет, Идел буе, Вахитов, Киров районнарын тоташтыра.

Барлык пассажирларның юл хакын «Юмарт сишәмбе» бөтендөнья акциясе кысаларында  “Зәкят” фонды түли. Бушлай автобусны тану бик җиңел: аның алгы тәрәзәсенә «Благотворительный маршрут от БФ «Закят» дип язылган язу куелган, ә автобус эче төсле шарлар һәм хәйриячелек турында банерлар белән бизәлгән. Хәйрия акциясен оештыручылар, булган тәҗрибәне исәпкә алып, киләчәктә аны мөмкин булганча киңәйтәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана