Мөфти Мәскәүдә Татарстан Республикасы көне чараларында катнашты

02 декабрь 2023 ел 18:20
Мөфти Мәскәүдә Татарстан Республикасы көне чараларында катнашты

Бүген Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) мәйданчыгында “Россия” Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Татарстан Республикасы көне узды. Аның эшендә күп кенә югары дәрәҗәле затлар катнашты: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, РФ спорт министры Олег Матыцин, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һ.б. Шәрәфле кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та бар иде.

Күргәзмәдә республиканың мәдәни программасы татар халкының традицияләре, тарихы һәм мәдәнияте, шулай ук икътисадның төрле тармакларында Татарстанның заманча перспективалы өстенлекләре һәм казанышларыннан гыйбарәт булды.

Экспозицияләр республиканың сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, икътисадта, медицинада, мәдәнияттә һәм туризмда зур казанышлары турында сөйли.

Шулай ук Мәскәүдә “Россия” Халыкара күргәзмә-форумында Төбәк көнендә һәр кунак үзен Казансу яры буйлап велосипедта йөрүче турист итеп хис итә ала. “Россия” күргәзмә-форумы 4нче ноябрьдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) мәйданчыгында ачылды һәм 12нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә Россиянең 89 төбәге, зур компанияләр, министрлыклар һәм оешмаларның казанышлары күрсәтелә. Күргәзмәгә РФ Президенты Владимир Путин килер дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана