Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә татар теле дәресләре башланды

05 декабрь 2023 ел 10:45
Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә татар теле дәресләре башланды

Түбән Кама шәһәренең үзәк Җәмигъ мәчетендә барлык теләүчеләр өчен атна саен үткәрелүче татар теле дәресләре башланып китте. Ул 2024нче елның маена кадәр дәвам итәчәк. Курслар һәр атнаны ир-атлар өчен сишәмбе көнне (сәг. 18.00-20.00), ә хатын-кызлар өчен дүшәмбе көнне (сәг. 18.00-20.00) үткәрелә. Әлеге дәресләргә татар телен башлап өйрәнүчеләр дә, дәвам итүчеләр дә йөри ала. Хәзерге вакытта дәресләргә 17 кеше язылды. Укулар бушлай. Дәресләрне югары категорияле татар теле укытучылары Илһам Ишмөхәммәтов һәм Зәйнәп Хәсәншина алып бара.

Түбән Кама шәһәренең үзәк Җәмигъ мәчетендә 25 кеше сыйдырышлы татар теле кабинеты бар, ул барлык уку-методик әсбаплары, яңа парталар белән җиһазландырылган. Биредә шулай ук язучылар һәм китапханәчеләр белән очрашулар оештырыла.

Барлык сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен телефон: +7 917 269-02-44 Әлфия Әхмәтҗанова.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана