Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Казанда белем алучы Фәләстыйн студентларына матди ярдәм күрсәтә

11 декабрь 2023 ел 11:26
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Казанда белем алучы Фәләстыйн студентларына матди ярдәм күрсәтә

Җөмәдәл-әүвәл аеның 26нчы көнендә (10нчы декабрьдә), Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов Казанда яшәүче Газә секторы студентлары белән очрашты. Очрашуда 10нан артык кеше катнашты. Фикер алышу барышында студентлар үз ихтыяҗлары турында сөйләделәр һәм кирәкле ярдәм алу өчен документлар тапшырдылар. Әлеге мөрәҗәгатьләр буенча якын арада тиешле карарлар кабул ителәчәк.

Хәзерге вакытта “Зәкят” хәйрия фонды өч студентка ярдәм күрсәтте (күрсәтелгән ярдәмнең гомуми суммасы 500 000 мең сумнан артып китә). Очрашуда катнашучылар Фондка рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

2023нче елның 14нче ноябрендә Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәренең төрле югары уку йортларында белем алучы Фәләстыйн студентлары белән очрашты. Очрашуда барлыгы 18 укучы егет катнашты, аларның 10сы Газә секторыннан. Алар Казан (Идел буе) федераль университетында, Казан дәүләт медицина университетында, Казан милли тикшеренү технология университетында, Казан дәүләт энергетика университетында белем ала.

Билгеле булганча, 2023нче елның 2нче ноябрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча, ТР Хөкүмәте белән берлектә Газә секторы халкы өчен хәйрия ярдәме җыю хакында игълан итте. Һәм Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” фонды хәйрия ярдәме җыю пунктларының берсе итеп билгеләнде, акчалата һәм кирәк-яраклар белән ярдәмнәр кабул ителде. Фонд тарафыннан Газә секторына 5, 2 млн артык суммага 20 тонна гуманитар йөк җибәрелде. Бүгенге көндә дин кардәшләргә ярдәм итү өчен җыелган сумма 53 миллионнан артып китә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана