Мөфти Камил хәзрәт Мәскәүдә XX «Фәезханов укулары”нда катнашучыларны сәламләде

12 декабрь 2023 ел 15:51
Мөфти Камил хәзрәт Мәскәүдә XX «Фәезханов укулары”нда катнашучыларны сәламләде

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 28нче көнендә (12нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Мәскәү Җәмигъ мәчете конференц-залында уза торган XX “Фәезханов укулары”ның пленар утырышында катнашты. Конференциянең пленар өлешендә РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев, Россия Федерациясе сенаторы, Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты әгъзасы Айрат Гыйбатдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм башкалар чыгыш ясады.

Мөфти, ислам фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең сәламләү сүзендә Россия мөселман дини мирасын өйрәнү, торгызу һәм саклау мәсьәләләренә игътибары өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Хөсәен Фәезхановның фәнни мирасын өйрәнгәндә, аның идеяләре һәм хезмәтләре бүгенге көнгә кадәр актуальлеген югалтмаган дип нәтиҗә ясарга мөмкин: аның мөселман мәгариф системасын булдыру проекты, татар халкы тарихы проблематикалары буенча хезмәтләре, эпиграфик текстларны һәм урта гасыр төрки телле архив документларын өйрәнүе бүгенге көнгәчә зур игътибарга лаек.

Үзенең чыгышында Камил хәзрәт шулай ук галимнең Коръәнне өйрәнү өлкәсендәге хезмәтләрен һәм аның Шиһабетдин Мәрҗани белән тыгыз хезмәттәшлеген искә алды. Мөфти ассызыклаганча, Хөсәен Фәезханов иҗаты өйрәнүне таләп итә һәм ул бүгенге конференциянең әлеге мирасны өйрәнү юлында чираттагы адым булачагына өметен белдерде.

“Фәезханов укулары” – РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең еллык фәнни ислам белеме конференциясе. Конференциянең секция утырышлары теология, фәлсәфә, тарих, археология һәм археография, филология һәм башка белем тармакларын үз эченә ала. ХХ юбилей укулары теолог-көнчыгыш белгече Хөсәен Фәезхановның (1823-1866) 200 еллыгына туры килде, аның фәнни мирасы югарыда телгә алынган өлкәләргә карый.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана