23нче декабрь көнне Апанай мәдрәсәсендә Татарстан Республикасы “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәгенең эшчәнлегенә багышланган чара үткәреләчәк. Бу чарада Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында эшләнгән эш нәтиҗәләре күрсәтеләчәк. Шулай ук танылган татар дин галиме, тарихчы, табиб Таҗетдин хәзрәт Ялчыгол (1768-1838) турындагы документаль фильмның презентациясе булачак.
Бу чарада дәүләт һәм дин вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, Апанай мәдрәсәсе укытучылары, шәкертләр, Апанай мәчете мәхәлләсе катнашачак.
Чараның башлану вакыты: иртәнге сәгать 9:00.
Апанай мәдрәсәсенең адресы: Казан шәһәре, Ш.Мәрҗани ур., 28.
Белешмәләр өчен телефон: 89375220189 Нияз хәзрәт Сабиров.