Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен укулар башланды

19 декабрь 2023 ел 18:27
Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен укулар башланды

Диния Нәзарәте Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен белем күтәрү курсларын башлап җибәрде. Ике көнлек дәресләр алу өчен республиканың барлык районнарыннан мөхтәсибләр һәм аларның ярдәмчеләре, төбәк казыйлары җыелды. Дәресләрне дин әһелләренә олуг галим – шәех, шәригать фәннәре докторы, профессор Хусамеддин Мөхәммәд Салих Фарфур әл-Кадирий әл-Хәсәни бирә. Лекция Коръән гыйлеме фәнендәге мөһим мәсьәләләрне өйрәнүгә багышлана.

Бүген өйлә намазыннан соң Сүриядән килгән шәех Коръән укуның фазыйләтләрен, аның дәрәҗәсен, мәртәбәсен ачыклады, сәхабәләрнең ничек Коръән укуына тукталды, Пәйгамбәрдән ﷺ Коръәнне тиз арада ничек ятлап алганнар, Коръәнне ничек матур итеп укырга тырышканнар һ.б. мөһим мәсьәләләр турында сөйләде, имам-мөхтәсибләрнең сорауларына җавап бирде.

Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен оештырылган квалификация күтәрү курслары Нәзарәтнең Пленум утырышы белән төгәлләнәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана